tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь иҗатына бер караш
Шагыйрь иҗатына бер караш

Шагыйрь иҗатына бер караш

24 октябрь көнне Казаныбызның Бакый Урманче музеенда ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Булат Ибраһимов белән очрашу кичәсе булып узды. Очрашуда шулай ук И.Әүхәдиев исемендәге Музыка көллияте студентлары да катнашты. Яшь шагыйрь җыелган тамашачыларга үзенең төрле темаларга язылган шигырьләрен укыды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Булат Ибраһимов үз иҗатында милләтебезне, телебезне саклау кирәклеген ачык күтәрә һәм халык күңеленә барып җитә алырлык итеп укый да. Яшь шагыйрьнең шигърияте дөньяны гел ал чәчәкләргә генә күмеп күрсәтми, аның иҗатында уй дисциплинасы бар. Булатның иҗаты белән якыннанрак таныш булган кешеләр ялганларга бирмәс, аның иҗаты милләтебез турында уйланырга мәҗбүр итә, кешене битараф калдырмый. Иҗатыңда уңышлар Сиңа!

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе

Кадрия Идрисова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*