tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә
Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә

Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов Биектау районының Мүлмә авылында җирләнә

Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов иртәгә Биектау районының Мүлмә авылында җирләнәчәк. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Рөстәм Зәкуанов озакка сузылган каты авырудан соң бүгенвафат булды.

Хушлашу иртәгә – 3 декабрьдә 7 сәгать 30 минутта Казан шәһәре, Н.Ершов урамы 62 Г йорты янында була.

Биектау районының Мүлмә авылы – Рөстәм Зәкуановның хәләл җефете Фәния Зәкуанова туган авыл. Зәкуановлар 40 елга якын бергә гомер иткәннәр.

Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов 1957 елның 25 маенда Татарстанның Азнакай районы Үчәлле авылында туган. 2018 елда мәдәни мирасны саклауга керткән өлеше өчен Тукай премиясенә лаек булды.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176286/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*