enrutat
Баш бит / Омск өлкәсендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова искә алдылар
Омск өлкәсендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова искә алдылар

Омск өлкәсендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова искә алдылар

Омск өлкәсе  Тевриз районында татар халык узәгендә Гөлфизәр Хайретдин кызы Абдрахмановага багышлап “Мин бәләкәй генә яфрак” дигән кичә үткәрелде.

Гөлфизәр Абдрахманова 1949 елны Тевриз районының Байбы авылында туган. Әз генә автобиографисе белән таныштырып үтәсем килә.

Авылның башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Отыз авылында 2 ел, бер ел район үзәгендә укыган. Сигез классны тәмамлагач, Омскида кооператив техникумын бетереп сәүдә эшендә товаровед, сатучы эшләрендә эшләгән. Елга техникумын бетереп, елга портында эшләгән. Авыл баласын авыл магнит кебек тарта бит. Туган якларның якынлыгын тою һәр кешегә хас буладыр. Туган якның иркен кырлары, таулары, инеш-күлләре, урманнары туган авылына тарта Гөлфизар апаны. 1976 елны ул авылына әйләнеп кайта һәм анда күп еллар мәдәният йорты директоры булып эшли.

Шул вакытларда Гөлфизәр апа  күңеленә  туган телне якын итеп, милли моңнар дөньясына чума, шигърият дөньясының ишекләрен ачып керә, күңеленнән таныш чыккан хисләрен шигъри юлларга сала башлый. Беренче шигырьләре “Ватаным” Татарстан газеталарында басылып чыга.

2000 елда аны язмыш дулкыннары Тубыл шәһәренә алып китәләр. Монда Гөлфизәр апа татар театрында эшли һәм ялга чыга.

Ялга чыккач  аңа тагын илһам килә башлый, кемдер аңа яз дигән кебек тоела. Шуннан тагын язып китә.

Тубыл шәһәрендә аның  “Себер ягым” (2003) дигән беренче китабы дөнья күрә, балалар өчен “Нәни дусларга” дигән китабы (2006) басылып чыга, 2010 елда “Изге сүзге моңнары” исемле китабы укучыларга тәкъдим ителә.

“Аркаим –таулар иле” – аның дүртенче китабы. Балалар өчен “Сәяхәт -дәрес” дигән китабы 2013 елны чыга.

Китап исемнәре үзе әйтеп тора эчтәлеге турында. Аның шигыръләре авыл, себер яклар, тел, нәсел, тарих турында. Һәрбер шигырен күңел тутырып язган ул.

Безнең татар үзәгендә  телгә багышланган чараларда Гөлфизәр апа еш кына катнаша иде, киңәшләр бирә иде.

Бүгенге кичәдә үзе булмаса да, бергә катнашкан кебек  тоелды. Яши ул безнең арада көчле татарлыгы белән, язган сүзләре белән. Аның шигыръләрен яттан әзерләп килделәр Тау авылының укучылары: Уразова Рената, Шарипова Зарина, Ахтамзяновлар Альфия белән Азат, Кабуров Арслан, җитәкчесе Файрузә Вахитова, Ташеткан мәктәбеннең укучылары Гөлназ Нугманова, Азат Назыров, Элина Саитова, укутучы апалары Голифар Назырова һәм Нойля Чалимова, Байбыдан Ильназ һәм Раилә Аллагуловлар булды.

Истәлекләре белән чыгыш ясады Янбаева Галия Ханнан кызы, Бариев Руслан Самат улы һ.б.

Үткән елны (14 мартта 2018 елда) Гөлфизәр апа вафат булды. Үзе китте, ә безнең өчен ул зур байлык итеп шигыръләрен калдырды.

Себер татар

Себер татар, горур татар,
җәүһәрләргә бай халык.
Гасырлардан-гасырлрга
Үзгәртмәдең син холык.

Үз телеңдә җырлыйсын син,
Үз телендә сөйлисең;
Әби-бабайлардан калган
Бишек җырын көйлисең.

Чит илләргә чыгып та,
Алып йөрдең белемне.
Анда да бит, и татарым,
Югалмадың телеңне.

Чәчелсәң дә, изелсәң дә
Югалтмадың телеңне.
Саклый белдең, йөрәгеңдә
Изге ислам динеңне.

Себер татар, моңлы татар,
Җырга-моңга бай татар.
Себер татар, батыр татар,
Нык тамырлы чын татар. 

Марва Тухватуллина,
Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*