tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере
Бәйрәм кичәсендә Башкортстанда туып үскән киң танылган сәнгать осталарының, җәмәгать эшлекләренең катнашуы көтелә

Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере

3 октябрьдә 18 сәгатьтә “Казан” мәдәният үзәгендә ”Шагыйрәләр сүзе – Җиһан сере” дип аталган бик үзенчәлекле кичә булачак.Кичә

Башкортостан татар хатын-кызларының Динә Морзакаева җитәкләгән ”Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә оештырыла.

Тугандаш республиканың талантлы хатын-кызларының иҗатын халыкка күрсәтә торган мондый кичәләр Уфаның “Нур” театрында күптәннән үткәрелә

. Композитор һәм җәмәгать эшлеклесе Алик Локманов Казандагы кичәгә Бәләбәйдә яшәүче шагыйрә Зәйфә Салихованы, Ризидә Мөхәммәтҗанованы (Уфа), Фәнирә Ибрагимованы (Стәрлебаш-Благовар), Фәүзия Гайзаманны (Кыйгы-Уфа), Благовар районында яшәүче табибә, 9 әдәби китап авторы Венера Асаеваны, Бишбүләк районында укытучы булып эшләүче Миякә кызы Әлфия Булатны, шулай ук билгеле шагыйрәләр Фәнзия Максютованы (Борай), Гөл Мирһадины (Балтач), Ләйсән Якупованы (Уфа) һәм башка талантлы әдибәләрне алып килгән. Алар арасында оста җырчылар, көй авторлары да бар.

Казан сәнгатькәрләреннән бу кичәдә якташ-йолдызлар – Хәмдүнә Тимергалиева һәм Рөстәм Асаев чыгыш ясаячак. Шулай ук композитор һәм җырчы Резида Сабитова, Зөлфидә һәм Гаяз Муллагалиевлар һәм башка сәләтле башкаручылар, кичәне җыр-моңга күмәчәк.

Башкортостанда туып-үскән казанлылар да, Татарстан башкаласында яшәүче башка милләттәшләр дә бу кичәдә җан рәхәтләре алыр.

3 октябрьдә кичке сәгать 6 да “Казан” мәдәният үзәгенә килегез! Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*