tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрьнең яңа китабы
Шагыйрьнең яңа китабы

Шагыйрьнең яңа китабы

Казанда “Ак бүре” нәшриятында “Шагыйрь – Поэт” исемле яңа китап дөнья күрде. Бу китапта ике дәүләт телендә (рус һәм татар) яшь шагыйрь Булат Ибраһимның  Нью Йоркта яшәүче китапмилләттәшебез Сурайа Гайнуллина тәрҗемәсендәге шигырьләре тупланган.

Китапта шагыйрьнең “Балык теле” исемле китабыннан, шулай ук берничә яңа шигырьләренең тәрҗемәсе бирелә.

Әлеге китап милли һәм шигъри җанлы эшмәкәр Равилә Шәйдуллинаның матди ярдәме белән нәшер ителде.

Бу көннәр Булат Ибраһим өчен икеләтә бәйрәм. Без, аның хезмәттәшләре, яңа китап чыгу уңаеннан һәм 25 яшьлеге белән ихластан котлыйбыз! Яшьлекнең иң матур, күңелнең янып-дөрләп үрләр яулар чагы. Булатның да иҗат күге һәрвакыт якты булсын, шигырьләре бөек үрләр яулап халкыбызны сөендереп торсын.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*