tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шаһинур Мостафинга – 70 яшь
Шаһинур Мостафинга – 70 яшь

Шаһинур Мостафинга – 70 яшь

Мамадыш шәһәрендә эзтабар-язучы Шаһинур Мостафинга 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе   узды. 

Кичәдә язучының каләмдәшләре, дуслары  – Язучылар берлеге рәисе  Данил Салихов, Г.Тукай премиясе лауреатрлары Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Газинур Морат,  рәссам Нәҗип Нәккаш;  Фоат Галимуллин, Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Ринат Мөхәммәдиев, Амур Фәлах, Вәрис Гали, Рафаил Газизов һ.б. чыгыш ясады. Язучының барлык якташлары исеменнән Шаһинур Мостафинны  Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов котлады.

Кичә Шаһинур Мостафин әсәрләре, җыр, бию белән үрелеп барды. Район мәдәният йорты залы  тулы иде.

Үз улын, данлы эзтабар, гаҗәеп  матур күңелле Шаһинур Мостафинны зурлаган туган җире Мамадышка да, озын юлны кыска итеп бәйрәмгә илгән каләмдәшләренә дә, әдәбият сөюче тамашачыларга да  зур рәхмәт!

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*