tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шахмат турниры узды
Шахмат турниры узды

Шахмат турниры узды

Ульяновскида герой шагыйрь  Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды.

Турнир  Муса Җәлил истәлегенә багышланганлыктан,  бәйге аның шигырьләре  һәм  аның сүзләренә язылган  җырлар белән башланып китте. Турнирда  катнашырга килүче сабыйларның байтагы шагыйрьнең шигырьләрен дә ятлап килгән.

Җәлилнең үлемсез  “Моабит дәфтәрләре” китабының зал уртасындагы күргәзмә киштәсенә  куелган  факсимиляр басмасы күпләрдә кызыксыну уяткандыр. Бу көнне аны бирегә килүче һәр кеше кулына алып карады.

1939 нчы елда шагыйрьнең үз куллары белән язылган шигырьләренең фотокүчерелмәләре белән дә байтаклар беренче тапкыр танышты.

Ярышта катнашучы  бабалары һәм әтиләренә ияреп килгән сабыйларны  шахматка   өйрәтү өчен янәшәдә генә,  “Яшь шахматчы” мәктәбе эшли.

Бәйгенең төп оештыручысы, татар автономиясенең президиум әгъзасы Камил Мусин белдергәнчә, турнирның нигезләмәсе  өлкәдәге шахмат Федерациясе белән берлектә эшләнгән.

Быелгы турнирның тагын бер уңай ягы- авыл районнарыннан катнашырга теләк белдерүчеләрнең  байтак булуы.  Ислам Ширяев   ерак дип тормаган, 180  чакрым араны узып Радищево районыннан килгән.

Җиде яшьлек Ләйсән Мәхмүтованың  мондый ярышларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Ул 5 яшеннән бирле  шахмат  тактасы артында. Бүген алар бирегә гаиләләре белән килгән. Ул башта әтисе белән, аннан абыйсы Илнур белән дә көч сынашты.

Өлкәнең танылган көрәшчесе, спорт мастеры  Искәндәр Шагаев исә шахмат белән 10 яшендә дуслаша.

Дүрт сәгатьтән артык барган ярышка йомгак ясар вакыт та җитте. Ир-егетләр арасында беренче урынны Тереньга районыннан Владимир Ногербаев  алды, ә икенче һәм өченче урыннарны Мәлик Абуллаҗанов белән Шамил Ибраһимовлар бүлеште. Балалар арасында  беренчелеккә Карсун районыннан Эмиль Нагин     лаек булды. Аларга оештыручыларның дипломнары белән медальләр  һәм  акчалата бүләкләр  тапшырылды. Җиде  яшьлек  Ләйсән дә   бүләксез калмады, ул бәйгедә “Иң яшь катнашучы” дигән дипломга һәм  бүләккә  лаек булды.

Рамис Сафин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*