tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шаләм ага Баһаветдиновның “Ачуланма – җәннәтле булырсың” дип исемләнгән китабы дөнья күрде
Шаләм ага Баһаветдиновның “Ачуланма – җәннәтле булырсың” дип исемләнгән китабы дөнья күрде

Шаләм ага Баһаветдиновның “Ачуланма – җәннәтле булырсың” дип исемләнгән китабы дөнья күрде

Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чәке авылы чишмә суларын эчеп, хәтфә болыннарында тәгәрәп уйнап, кече яшьтән үк физик хезмәт белән чыныгып, иҗатка тартылып үскән Шаләм Җиhанша улы Баhаветдинов – иманлы, милли җанлы каләм иясе. Ул хәзер инде ерак томаннар артында калган яшьлек елларында язмышына буйсынып, бәхет эзләп, Ульяновскига килеп урнаша. Күңеленә хуш килгән hөнәрне үзләштереп, хезмәт елларын проектлау эшенә багышлый.

Шаләм Җиhанша улы күпләргә үрнәк булырлык тормыш hәм хезмәт юлында олы дәрәҗәләргә ирешсә дә, туган туфрагын, ата-бабасы нигезен беркайчан да онытмый. Гаиләсе, бала-оныклары белән анда еш кайтып йөри, авылын яшәтүгә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша.

Бар нәрсәдән дә газиз туган җирен өзелеп ярату, сагыну хисе аның шигырьләрендә дә ачык чагыла. Күңеле түреннән ургылып чыккан иҗат җимешләрендә Яңа Чәкенең кабатланмас табигатенә чиксез соклануын белдерә hәм шул ук вакытта авылның акрын гына бетә баруына тирән борчылуын да яшерми. Бай эчтәлекле шигырьләре аша уку, гыйлем алу – инә белән кое казу икәнлеген, балаларга авыл тәрбиясе бирү, аларны физик хезмәт белән чыныктырып, дингә өйрәтеп үстерү кирәклеген җиткерергә омтыла.

Иманлы каләм иясе туганлык, дуслык җепләрен ныгытып hәм саклап, күрше хакын хаклап, хәрәмнән ерак булып, булганына шөкрана кылып, хәләл тормыш белән яшәргә өнди. Ульяновск шәhәренең Yзәк Җәмигъ мәчете hәм Федерация урамындагы Тарихи мәчет, Майна бистәсе hәм Яңа Маклауш авылы мөселман мәхәлләләренең актив, тынгысыз йөрәкле вәкиле буларак, Шаләм ага шигъри юлларында фани дөньяда иманлы булып яшәү серләрен дә оста ача. Ул җәннәт – аналарның аяк астында икәнен истә тотарга, hәрвакытта да изге китабыбыз – Коръәни-Кәримнән чыгып эш итәргә чакыра. Шулай ук якын кешеләренә, кардәшләренә hәм дусларына атап язылган багышлаулары да ифрат гыйбрәтле. Ул онык-оныкчыклары, кияү-киленнәре hәм кода-кодагыйларының дәрәҗәсен күтәрә, hәркайсын хөрмәтли hәм олылый.

Ульяновск өлкәсе татар язучылары берләшмәсе әгъзасы Шаләм ага Баhаветдиновның шигырьләре татар авылының бүгенге хәлен ачыклавы hәм динисламыбызга нигезләнгән булулары белән аеруча да кыйммәтле.

Исхак Хәлимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*