tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Бикмаевка 75 яшь
Шамил Бикмаевка 75 яшь

Шамил Бикмаевка 75 яшь

Хөрмәтле Шамил Зәкәрия улы!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне күркәм юбилеегыз – 75 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлый.

Без Сезне фидакарь шәхес, татар халкының күңелен бөтен нечкәлеге белән сизгән, аның кайгыларын, шатлыкларын тоеп яшәгән милләтпәрвәр  буларак беләбез. Дөнья киңлекләренә таралган газиз халкыбызның борынгы бабаларыбыздан якты мирас булып калган телен, динен, матур традицияләрен, күркәм бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен кадерләп саклап, олы бер милләт булып яши икән, моның нигезендә Сезнең кебек милләтпәрвәрләрнең керткән фидакарь хезмәте әйтеп бетергесез зур. Сездәй ул-кызлары белән татар көчле дә, гайрәтле дә.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Мордовия Республикасында халкыбызның телен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә, милләттәшләребезнең мәнфәгатьләрен яклауга Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Инде күп еллардан бирле милләттәшләребезнең моң-зарларын да, шатлык-сөенечләрен дә белеп торасыз. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз.

Хөрмәтле Шамил әфәнде! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә корычтай нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, бетмәс көч-куәт, күңел тынычлыгы һәм милләтебезгә тагын да озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

Ихтирам белән,

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*