tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” бәйгесе тантаналы рәвештә башланып китте
Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” бәйгесе тантаналы рәвештә башланып китте

Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” бәйгесе тантаналы рәвештә башланып китте

8-14 октябрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә һәм “Юность” мәдәни үзәгендә Шамил Закиров исемендәге “Идел йорт” XVIII театраль коллективлар төбәкара бәйгесенең йомгаклау туры уза. Анда 20 үзешчән театраль коллектив катнаша.

8 октябрь көнне Ленин исемендәге мәдәни үзәгендә бәйгенең тантаналы ачылышы үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова катнашты.

 

Шамил Закиров исемендәге халык театр коллективларының «Идел йорт» конкурсының йомгаклау туры спектакльләре:

Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәни-ял итү комплексы (Копылов урамы, 2А)

08.10.2018 ел., 18.00
Актаныш районы, Иске-Сәфәр авылы мәдәният йортының халык театры,
«Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов.
Режиссер: Нур Хөсәенов.

09.10.2018 ел., 18.00
Башкортстан республикасы, Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры, «Күршеләргә кунак килде» Наҗар Нәҗми.
Режиссер: Азамат Гыйлманов.

10.10.2018 ел., 18.00
Яшел Үзән шәһәре үзешчән музыкаль театры,
«Смехалион» борынгы грек комедиографы Плавтның әсәрләре нигезендә.
Режиссер: Евгений Казанцев.

11.10.2018 ел., 18.00
Азнакай шәһәре район мәдәният йортының халык театры,
«Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Гөлсинә Җамалиева.

12.10.2018 ел., 14.00
Мөслим район мәдәният йортының халык театры,
«Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш.
Режиссер: Зөлфия Фәхретдинова

12.10.2018 ел., 18.00
Саба район мәдәният йортының «Балкыш» театраль коллективы,
«Ай күлгә сыенганда» Гөлсинә Галимуллина.
Режиссер: Айрат Зиннуров.

13.10.2018 ел., 14.00
Арча район мәдәният йортының «Җидегән чишмә» халык театры,
«Балакайларым» Әнгам Атнабаев.
Режиссер: Гафур Каюмов.

13.10.2018 ел., 18.00
Бөгелмә татар мәдәнияте үзәгенең халык театры,
«Гөргери кияүләре» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Флюра Шәрипова.

14.10.2018 ел., 14.00
Чирмешән район мәдәният йортының халык театры,
«Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев.
Режиссер: Рушания Шакирова.

14.10.2018 ел., 18.00
Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театры,
«Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи.
Режиссер: Роберт Галеев.
Казан шәһәренең «Юность» мәдәният комплексы (Химиклар урамы, 11)

15.10.2018 ел., 18.00
Түбән Кама районы, Каенлы авылы мәдәният йортының «Тамаша» халык театры,
«Табылдык» Рәмзия Хөсәенова.
Режиссер: Разия Якупова.

16.10.2018 ел., 18.00
Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры,
«Син сандугач, мин ‒ каен» Фоат Садриев.
Режиссер: Асия Харисова.

17.10.2018 ел., 18.00
Менделеевск районы, Бизәк авылы мәдәният йортының «Елмай» театраль коллективы
«Итәкле кияү» Аманнулла.
Режиссер: Гүзәлия Гомәрова.

18.10.2018 ел., 18.00
Әтнә районы, Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортының халык театры,
«Саташу» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Рафис Сәлахетдинов.

19.10.2018 ел., 14.00
Балтач район мәдәният үзәгенең халык театры,
«Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев.
Режиссер: Галия Йосыпова.

19.10.2018 ел., 18.00
Апас район мәдәният йортының халык театры,
«Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин.
Режиссер: Земфира Мөхәммәтшина

20.10.2018 ел., 14.00
Ульян шәһәре татар мәдәнияте үзәгенең Бари Тарханов исемендәге театраль коллективы, «Көз» Гаяз Исхакый.
Режиссер: Гөлия Сәлахетдинова.

20.10.2018 ел., 18.00
Буа район мәдәният йортының «Яктылык» халык театры,
«Язмыш сынавы» Зифа Кадырова, Ркаил Зәйдулла.
Режиссер: Зөхрә Талипова.

21.10.2018 ел., 14.00
Русский народный театр «Эксперимент» Чистопольского района,
«Ох, уж эта Анна!» М.Камолетти.
Режиссер: Ирина Пискунова.

21.10.2018 ел., 18.00
Бавлы районы Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының халык театры,
«Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал.
Режиссер: Сәгыйт Әхмәтҗанов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*