tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Закиров исемендәге XIX төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенең йомгаклау этабы башлана
Шамил Закиров исемендәге XIX төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенең йомгаклау этабы башлана

Шамил Закиров исемендәге XIX төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенең йомгаклау этабы башлана

Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге XIX Төбәкара «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесе Татарстан Республикасы халыкларының һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче татар халкының һәвәскәр театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурс өч турда уза. Беренчесе Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә узды. Анда барлыгы 250 театр коллективыннан 2 меңнән артык кеше катнашты. Шулар арасыннан 40 коллектив киләсе турга үтте. Икенче сайлап алу туры 2019 елның 11 мартыннан 29 апреленә кадәр Яр Чаллы, Минзәлә, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт, Буа шәһәрләрендә, Әтнә һәм Теләче районнарында узды.

Өченче тур 2019 елның 6-15 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында узачак.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*