enrutat
Баш бит / «Шатланам мин жырлар булып калуыма»
«Шатланам мин жырлар булып калуыма»

«Шатланам мин жырлар булып калуыма»

Ульяновскида шагыйрь, рәссам,халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйровның яңа «Шатланам мин жырлар булып калуыма» исемле  китабы дөнья курде. Анда шагыйрьнең әле мона кадәр беркайда да басылмаган әсәрлэре керде.

Китапта анын теш арасына каләм куеп ясалган рәсемнәре дә урын алган. 14 яшендә  уңышсыз операциядән соң,   аягы, кулы хәрәкәтсез булган Гакыйль үзе исән чакта Казан, Самара һәм Ульяновск шәһәрләрендэ 7 китап чыгарды.

Чираттагы китабы Татарстан хөкүмәте грантына нәшер ителде, тиражы 600 данә.  16 декабрьдә әлеге басманы укучыларга тәкьдим итү кичәсе була. Анда өлкә Губернаторы С.И.Морозовның да катнашуы көтелә. Тантана Татарстан Дәүләт фольклор ансамбле концерты белән тәмамланачак.

Рамис Сафин,
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*