tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шатлык” ансамблендә шатлык
“Шатлык” ансамблендә шатлык

“Шатлык” ансамблендә шатлык

Мәскәүдә татар балаларының “Шатлык” ансамбле 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аның җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – Зәмзәмия Сәхәбетдинова. “Шатлык” ансамбле бәйрәмен Мәскәүнең Әсәдуллаев йортында урнашкан татар милли үзәгенең концертлар залында үтте.

Әлеге бәйрәмдә Мәскәүдән, Татарстаннан мәртәбәле кунаклар катнашты. Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм “Мишәр” фольклор-эстрада ансамбле исеменнән “Шатлык” ансамблен Фәрит Гыйбатдинов та котлады.

“Мишәр” ансамбле белән “Дуслык” ансамбле арасында дуслык җепләре ныклы. Зәмзәмия ханым чакыруы һәм булышуы белән “Мишәр” ансамбле дистә елга якын Мәскәү шәһәрендә концертларын күрсәтеп тора. Киләсе 2014 нче елның март аенда “Шатлык” ансамбле Урмай авылына килеп, үзләренең юбилей концертларын күрсәтәчәкләр, “Мишәр” ансамбле балалары белән күрешү кичәләре үткәрәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*