tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһәр көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Һади Такташка һәйкәл ачачак
Шәһәр көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Һади Такташка һәйкәл ачачак

Шәһәр көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Һади Такташка һәйкәл ачачак

30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шигърияте классигы Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Президентныө матбугат хезмәте хәбәр итә.

Монумент, Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе киңәше буенча, Марсель Сәлимҗанов һәм Һади Такташ урамнары киселешендәге скверда урнаштырылачак. Аның авторлары – скульпторлар А.В.Балашов, А.М.Миңнуллина һәм архитектор Г.А.Бакулин.

Скульптураның заказчысы булып Татарстанның Мәдәният министрлыгы, аерым алганда, “Татарстанның Мәдәни мирас үзәге” оешмасы тора. Ә һәйкәл янындагы территорияне карап тоту буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җаваплы. Сквердагы җир участогы шәһәр милке булып санала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*