tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәһри Болгарда балаларның “Милләт” лагеры узачак
Шәһри Болгарда балаларның “Милләт” лагеры узачак

Шәһри Болгарда балаларның “Милләт” лагеры узачак

Шәһри Болгар шәһәрендә 26 июльдән – 5 августка кадәр балаларның уку һәм ял итү “Милләт” лагеры узачак. “Милләт” лагеренә Россия төбәкләреннән балалар һәм яшүсмерләр җыелачак. Шулай ук Финляндиядән дә балалар килер дип көтелә.

“Милләт” лагерының максаты – баланы шәхес итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү.

“Милләт” лагеры программасы:

  • телләр өйрәнү (татар, төрек, гарәп);
  • мәдәни-тарихи чаралар: экскурсия, музейларга бару, археологик казу эшләре белән танышу;
  • балаларны индивидуаль яктан үстерү (мастер-класслар, тренинглар, шәхесләр белән очрашулар);
  • спорт чаралары.

Уку һәм ял итү “Милләт” лагерының проект җитәкчесе– Александр Долгов.

“Милләт” балалар лагерын “Милләт” яшьләр үзәге “Ярдәм” фонды белән оештыра.

“Милләт” лагерында катнашу өчен заявкалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.

Элемтә һәм ярдәм итәргә теләүчеләр 8 905 319 97 33 (Лилия) номерына шалтырата ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*