tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы
Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Шәхси үрнәк – иң көчле тәрбия чарасы

Тормышта бар нәрсәдән дә гыйбрәт алырга була. Монда һәркемнең үз ихтыяры: яхшы яхшыдан үрнәк ала, начар начарга иярә. Тик монда бар нәрсә дә гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.

Иң көчле тәрбия чарасы – ул шәхси үрнәк. Кеше үзе тәрбияле булмаса, башкаларга уңай тәрбия бирә аламы?! Юк шул. Чын тәрбия дин нигезендә, буыннан-буынга бирелеп барганда гына, уңай була ала. Шунда гына ул кешенең җанына үтеп керә, геннарына сеңә һәм аның уй-фикерләренә, ниятләренә уңай юл ачып, алдагы тормышның уңышлы булуын билгели. Самар өлкәсенең Шигон районында яшәүче Зәкәрия Сөләйманов нәселе – менә шундыйлардан. Төбәктә мөселман мәхәлләсе оешу уңаеннан без аның белән әңгәмә тоттык.

– Соңгы вакытта урыслар һәм башка милләтләр яшәгән төбәкләрдә дә мәсҗидләр төзелә. Шигон районында да мәхәллә төзү һәм мәсҗид булдыру нияте сездә ничек туды?

– Һәрнәрсә дә, үз вакыты җиткәч, тормышка аша. Әҗер-саваплар алу өчен төрле юлларны Аллаһы Тәгалә Үзе ачып бирә. Шигон районында яшәүче халык арасында татарлар аз булса да, ислам дине монда элгәредән тернәкләнеп, сакланып килде. Аңа нигез салучылар – минем әтием һәм әнием. Алар һәрвакытта халыкны дингә өндәп, ничек тә аларга дин гыйлеме, дини тәрбия бирергә тырышып яшәделәр. Басылган дини китаплар, дин кагыйдәләрен өйрәнү өчен дәреслекләр булмаган чакларда да, әнием, Коръән аятьләрен, догаларны, динне алып бару тәртипләрен кулдан язып, йөзәрләгән дәфтәрләр, китапчыклар ясап, аларны халыкка тарата иде. Җомга намазларын Сызран шәһәренә барып укыйлар иде. Әтиемнең әйткән күп кенә сүзләре минем тормыш кагыйдәләренә әверелеп, гомерлеккә хәтеремә сеңеп калдылар. Мәсәлән, ул: “Намазга бастыңмы – туры дин юлыннан бар, оялма, читенсенмә. Менә динсезләр үзләренең динсез- тәрбиясез булуыннан оялып яшәсеннәр!” — дия торган иде.

Яшәгән төбәгебездәге динне әтием 1996 елга кадәр алып барды. Ул бакыйлыкка күчкәч, аны мин дәвам иттем. Намазларны һәрвакытта үз өемдә укытып килдем. Бәйрәмнәрдә 30 лап ир-ат һәм 10 лап хатын-кызлар җыелабыз.

Мин халыкка мөселман булуның өстенлекләрен сөйлим һәм мөселман булганыбыз өчен куанырга кирәклеген аңлатам. Аллаһыга шөкер, халык бездә әле бердәм. Мәетләр булганда бергәләшеп җирлибез, Коръән укып, әрвахларыбызны искә алабыз. Әлбәттә, безгә барыбызга да анда барырга кирәклекне онытырга ярамый. Бу дөньядагы иң зур бурычларның берсе – ата-анадан, бигрәк тә әтиләрдән, мәслихәт алу кирәклеге. Мин моны һәрвакытта телгә алам.

Кешедәге иң матур сыйфатларның берсе – мәрхәмәтлелек, гадилек. Мин үз балаларыма да һәрвакытта: “Зурланып, борыныгызны күтәрмәгез, мәрхәмәтле һәм кешеләргә ипле булыгыз”, — дип сөйләп киләм.

– Гаиләгездәге үзара мөнәсәбәтләр, тәрбия мәсьәләләре ничек барды?

– Дин таләпләрен, бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне без үз гаиләбездә һәрвакытта да төгәл үтәп килдек. Башка милләтләр арасында торсак та, без һәрвакытта да саф татар телендә аралашып яшибез. Әнием әйтә иде: “Ике мөселман үзара урысча сөйләшә икән – бу зур гөнаһ!” Әлбәттә, бу югары дәрәҗәдәге татулык, аңлашучанлык билгесе. Бездә талашу, гаугалашу беркайчан да булмады. Олылар, олы булып, үрнәк күрсәтә белделәр, кечеләр, аларны олылап, сүзләрен тыңлый белделәр. Һәрвакытта яхшылап, уңай сүзләр белән, аңлашып яшәдек. Ә гаиләдәге тәрбия һәрвакытта ата-ана, әби-бабай үрнәгендә барды. Әтиемнең: “Мондый матур, уңай тормышта тагын бераз яшисе иде”, — дип, хозурланып әйткән сүзләреннән дә күпне аңлап була бит.

– Әти-әниегезнең нинди киңәшләрен истә тотып яшисез? 

– Алар үзләренең иң үтемле киңәшләрен безгә васыять итеп калдырдылар. Бу – безгә берләшеп, ярдәмләшеп һәм тату яшәү теләге, үгет-нәсыйхәте иде.
Әти-әниебез үзләре дә һәрвакытта туганнары белән аралашып яшәделәр. Якыннары озаграк килми тора икән – алар янына үзләре барып, хәлләрен белеп кайталар иде. “Йөрешкәндә, туганлык арта, йөрешмәсәгез, аралар аерыла, туганлык сүнә. Аралашып яшәгәндә, кардәшлек ачыла”, — дия торганнар иде.

Әниебез дога кылганда да кешенең күңелен тутырырга тырышып, мәрхүмнәрнең исемнәрен атап, аларга изге теләкләрен ихлас күңеленнән багышлый иде.
Дингә басуны кичектереп, алдагы көнгә калдыручыларга: “Гомер – ул бик кыска, сизелми дә үтә. Без, һичшиксез, кайдан килдек – шунда кайтачакбыз. Гомернең ахыры кайчан буласын беркем дә белми. Моңа һәр мизгелдә әзер булып торырга кирәк.

Безнең әби-бабаларыбыз бакыйлыкта бездән дога көтеп торалар. Кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә аларга җиткереп, рухларын баета. Бу дөньяда безнең өстәге иң зур бурыч – үзебезгә догалар җиткерә алырлык дәвамчылар калдыру”, – дип сөйләгән.

Бу мәсьәләгә килгәндә, минем күңелем тыныч. Ике улым һәм кызым дин юлыннан баралар. Улым Али 12 яшендә үк әнием белән хаҗга барды. Алар аннан кайткач, зур мәҗлес үткәрдек. Әнием аңдагы барлык күренешләр турында вәгазь сөйләп, үзенең тойгы-кичерешләрен халыкка җиткерде. Улым Али — ике ел Уфада, аннан соң Египетта дүрт ел укып, дини белем алды. Киленебез Рина да — дини гыйлем иясе. Аларның туен үткәргәндә, алып баручы: “Мондый матур һәм күңелле аек туйны беренче күрүем!” — дип хәйран калган иде. Кызым да, Египетта укып, дин гыйлемен һәм гарәп теле филологиясен өйрәнеп, тел белгече булды. Киявебез дә дин юлында. Хәзерге көндә сигез оныгым бар. Алар белән рәхәтләнеп туган телебездә аралашабыз.

– Алдыгызга мәсҗид төзү планын куйгансыз. Моны булдырырга тулы ышаныч бармы?

– Без законлы рәвештә мөселман мәхәлләсе булып теркәлдек. Авырлыклар белән булса да, мәсҗид төзү өчен җир алу мәсьәләсе дә хәл ителде. Берәр авылдан иске өй алып, мәсҗид төзергә дигән фикерләр булса да, без аны матур итеп, яңабаштан төзергә кирәк, дигән карарга килдек.

Халык үзе көч куеп, бергәләшеп төзелгән мәсҗид ямьлерәк, күркәмрәк, Аллаһыга якынрак һәм бәрәкәтлерәк тә булыр, дип уйлыйбыз.. Хәзерге вакытта халык бу изге эшкә тулы ышаныч белән алынырга әзер. Күпләр төрле яклап ярдәм итәргә дә әзер торалар.
Төзеләчәк мәсҗид урыны әлегә район үзәгенең бер читендә булса да, ул зур юлдан ерак түгел. Теләгәндә һәр узучы, монда кереп, гыйбадәт кыла алачак.

Әңгәмә барышында Шигон район үзәге имамы Зәкәрия хәзрәт Сөләймановның бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, төпле фикерле, кешене тыңлый һәм аңлый белә торган, матур кешелек сыйфатларына ия булган дин әһеле икәнлеге ачыкланды. Киләчәктә урыс, мукшы, чувашлар арасында яшәгән мөселман халкы арасындагы дин учагы әле тагын да көчәер, дигән ышаныч туды.

Фәрид Ширияздан
samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*