tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәкерт булмый, оста булмассың
Шәкерт булмый, оста булмассың

Шәкерт булмый, оста булмассың

24 апрельдә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Татарстанда икенче тапкыр Татар халык ашлары пешерү буенча остаханә уздырды. Анда милли ризыклар пешерү серләренә өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен, Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән йөздән артык гүзәл затлар җыелды. Әлеге остаханәдә Ижау шәһәреннән аш-су осталары Роза Мөхлисуллина, Гөлнур Хафизова, Роза Габдрахманова катнаштылар.

25 майда шәһәребезнең “Крепость” кафесы хуҗасы Роза Габдрахманова милли ашлар әзерләү буенча остаханә үткәрде. Остаханәдә Алия Абдуллина җитәкчелегендәге “Ак калфак” оешмасы, “Дус­лык” ансамбле әгъзалары, Ижау югары уку йортларыннан, техникумнардан иллегә якын студент катнаштылар.

Кафеның хуҗасы ачык күңелле, барча кунак­ларны үзенең осталыгы, кунакчыллыгы белән таң калдырды ул көнне. Соңгы вакытта хатын-кызларны нәфис затлар иттереп түгел, ә фирма, оешма, кафе җитәкчеләре, министрлар, хәтта дәүләт белән җитәкчелек итүче эшлекле ханым-туташ буларак күрергә ияләнеп киттек. Алар үз-үзләренә ышаналар, җирдә нык басып торалар, уңышка ирешүнең серен беләләр. Роза ханымда да әнә шундый сыйфатлар күрдем мин. Димәк, ниятең изге булганда, үз эшеңә курыкмыйча тотынырга мөмкин. Әнисе Флүрә, кызы Ләйсән аның уң куллары икән. Флүрә ханым: “Кызым кечкенәдән пешеренергә яратты һәм гомерен аш-су әзерләүгә багышлады. Үз көче белән өч ел элек кафе ачты”, — ди. Аның хәбәрчебез Раил абый Разовның кызы икәнлеге белгәч, тагы да хөрмәтем артты. Роза ханым, кафе хезмәткәрләре студентларны, өлкәннәрне өчпочмак пешерергә өйрәттеләр. Өчпочмакны һәрдаим пешерсәк тә, аны бөрү ысуллары төрлечә икән. Берсеннән-берсе матур өчпочмаклар табага менеп тә утырдылар. Милли ашыбыз пешкәнче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина студентларга татар халык биюләрен, уеннарын өйрәтте, милли ашларыбыз турында мәгълүмат бирде.
Роза Габдрахманова Казанда остаханәдә алган тәэсирләре белән дә уртаклашты: “Безне башкаланың “Татар йорты” рес­торан-комплексында профессиональ кулинарлар өчпочмак, кош теле, пәрәмәч, чәкчәк пешерергә өйрәттеләр.Татарстанның Әтнә районына барып, “Кала тау” рес­торанында гөбәдия, үпкә-бавырдан пәрәмәч, аннан соң Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында әлбә һәм пәхләвә әзерләү серләренә төшендек. Миңа иң ошаганы әлбә пешерү булды. Аны бала тапкан яки авырлы әниләргә пешереп ашаталар икән. “Үзебез дә пешерәчәкбез”, — дип кайттым. Кадрия Идрисова безгә остаханәләрдә катнашканнан соң: “Һәркем үз төбәгендә шундый ук аш-су дәресләрен оештырырга һәм “Ак калфак” алдында хисап тотарга тиеш”, — дигән бурыч куйды. “Ләкин бу әбиләр җыелышып, чәй эчүгә генә әверелеп калмасын, яшьләрне, яшь кызларны, киленнәрне җәлеп итеп, аларга бергәләп милли ризыкларны әзерләргә өйрәтегез. Һәр башлаган эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш”, — диде. Мин аның белән тулысынча килешәм, яшь буынны без өйрәтмәсәк, кем өйрәтер? Без кафебызда милли ашларыбызның төрлесен пешерәбез. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә: “Менюда татар ашлары юкмы?” — дип, гел кызыксынып торалар. Казанга остаханәгә җибәргәч, куанып бардым. Үзем дә өйрәнеп, башкаларны да өйрәтергә исәбем. Ишекләребез милләттәшләребез өчен һәрвакыт ачык”.
Әлеге остаханәнең яшьләр катнашында үткәрелгәнгә сөенеп кайттым. Егетләрнең дә тырышып-тырышып өчпочмак бөрүләре үзе бер куаныч! Диләрә Бәшәрова Ижау сәүдә-икътисад техникумында белем ала. Шә­һәрдә туып-үсүенә карамастан, татарча бик яхшы сөйләшә. “Без өчпочмакны һәм башка милли ашларны өйдә әбием белән пешерәбез. Бүгенге остаханә барыбызга да бик ошады, чакырсалар бик теләп киләчәкбез”, — диде.

Рәфилә Рәсүлевf

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*