tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәкертләр дипломлы булды
Шәкертләр дипломлы булды

Шәкертләр дипломлы булды

Моннан унике ел элек Ульяновск  өлкәсенең татар  милли-мәдәни автономиясе  каршында  гарәп графикасында укырга-язарга һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча 3 еллык курслар  ачылган иде. Шул вакыт эчендә аны 205 кан-кардәшебез тәмамлап чыкты. Өлкәнең үзәк мәчетендә узган чираттагы чыгарлыш кичәсендә тагын 22 кешегә  дипломнар тапшырылды. Кичәге шәкертләр иртәгәдән үзләре дә авыл-районнардагы мәчет-мәдрәсәләрдә мөгаллимлек итә алачак.

Үзәк мәчет каршындагы мәдрәсәнең бер бүлмәсендә беренче курс шәкертләре-    60-70 яшьлек  әбиләр һәм апалар әнә шулай беренче сыйныфтагы сабыйлар сыман гарәп хәрефләреннән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр төзеп изге Коръәнне укырга  өйрәнсәләр, янәшәдәге бүлмәдә  исә чыгарылыш курс шәкертләре  имтихан тапшыралар.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы чыгарылыш курста өлкән яшьтәгеләр генә түгел, байтагы әле эшләп йөрүчеләр. Араларында мәктәп укучылары да бар.

Диплом  алучыларның яшьләре генә түгел, географияләре дә төрле. Бу махсус курсларга шәһәрдән генә түгел, ә өлкәнең авыл-районнарыннан да йөреп укучылар байтак. Ирле-хатынлы Кадария һәм Рифкать  Cабитовлар өч ел буе бер генә дәресне дә калдырмый йөргәннәр.

Имтихан алыр өчен мәртәбәле комиссиядә  укытучылар гына түгел, өлкә мөфтияте вәкилләре һәм  “Биләр” мәдрәсәсе мөгалимнәре дә бар.  Билетларда ислам дине нигезләре, изге Коръән   һәм әхлак темасына кагылышлы берничә сорау да язылган.

Шәкертләрнең байтагы инде зур тормыш юлы үтеп, гомер юлында байтак сынаулар узган булсалар да, йөзләрендә дулкынлану  тоеп була.

Кышкы буранга, язгы-көзге яңгырларга да карамыйча бу ханымнар өч ел дәвамында һәр шимбә һәм якшәмбе  көннәрендә шәһәрнең үзәк мәчетенә килеп традицион ислам дине нигезләрен үзләштерәләр. Шунысы да мөһим, әлеге курсларга йөрүчеләрнең кайберләре монда татар телен дә өйрәнәләр.

  Розалия апа Минкина әлеге курсларны моннан өч ел элек тәмамлаган булса да, һәр елны чыгарылыш имтиханнары вакытында дуслары өчен җанатарга килә.

Шәһәр мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт сүзләренә караганда, әле быелгы уку елы тәмамланып кына килсә дә, инде киләсе уку елына да дистәдән артык кеше язылган. Шунысы игътибарга лаек, араларында яшьләр дә байтак.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*