tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәмсия Хәлимованың иҗат кичәсе узды
Шәмсия Хәлимованың иҗат кичәсе узды

Шәмсия Хәлимованың иҗат кичәсе узды

26 октябрь көнне Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәре “Этномир” милли-мәдәни үзәгендә татар телендә чыга торган атналык өлкә газетасы “Дуслык” журналисты, җирлектәге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, милли-мәдәни үзәк рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимованың иҗат кичәсе узды. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән аны котларга дип татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да килгән иде. Ул һәр милләт өчен ана телен саклап калу замандашлар өчен мөһим бер бурыч диде. Кичәдә тагын бер Казан кунагы катнашты – Кытай татарларының вәкиле булган яшь җырчы Базарбай Бикчәнтаев.

“Этномир” милли-мәдәни үзәгендә рус, мари, удмурт һәм татар җыр ансамбльләре бар. Алар барсы кичә барышында үз сәламләрен җиткерде. Иҗат кичәсен Киров өлкәсе татарларының региональ мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф әфәнде Фәсхетдинов һәм төбәкнең “Кояш” татар җыры халык ансамбле  җитәкчесе Рәйсә ханым Мөхәммәтшина оештырдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*