tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәриф Камалның тууына 130 ел тулу уңаеннан кичә үтәчәк
Шәриф Камалның тууына 130 ел тулу уңаеннан кичә үтәчәк

Шәриф Камалның тууына 130 ел тулу уңаеннан кичә үтәчәк

Татарстан Республикасы язучылар Берлеге каршында эшләүче Тукай клубында 28 февральдә татар классигы Шәриф Камалның тууына 130 ел тулу уңаеннан кичә үтәчәк.

Язучының тормыш юлы, аның әсәрләре турында сөйләнәчәк. Шәриф Камалның иң популяр романы “Акчарлаклар” буенча театральләштерелгән композиция күрсәтеләчәк, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Нәҗибә Ихсанова Г.Камал театры сәхнәсендә шушы роман буенча барган спектакль турында истәлекләре белән бүлешәчәк. Артистка әлеге легендар спектакльдә төп героиня – Газизә ролен башкарган булган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*