tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шевроле-Нива “Покой”да
Шевроле-Нива “Покой”да

Шевроле-Нива “Покой”да

Курган өлкәсенең Әлмән авылында IX Бөтенроссия авыл Сабан туе гөрли. Милли бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Курган өлкәсе губернаторы Андрей Кокорин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар катнаша.

Сабантуйның иң популяр ярышларының берсе булган ат чабышларында иң җитез атларны һәм аларның җайдакларын бүләкләделәр. Губернаторның махсус бүләге “Шевроле-Нива” автомобиленә Воронеждан Юрий Карташов һәм аның “Покой” кушаматлы аты лаек булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*