tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхразиев: Авылдан шәһәргә күчкән татарларны мәчет һәм татар мәдәнияте үзәге саклый
Шәйхразиев: Авылдан шәһәргә күчкән татарларны мәчет һәм татар мәдәнияте үзәге саклый

Шәйхразиев: Авылдан шәһәргә күчкән татарларны мәчет һәм татар мәдәнияте үзәге саклый

Авылдан шәһәргә күчкән татарларның милли рухын ике урын – мәчет һәм татар мәдәнияте үзәге саклый, дип саный Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли  Шура рәисе Васил Шәйхразиев. Бу фикерен ул бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Элның татар активы вәкилләре белән очрашуында җиткерде.

Сөйләшүдә Милли Шура рәисе буыннар бәйләнеше мәсьәләсен күтәрде. “Без аксакалларга безнең татар рухын саклаган өчен рәхмәтле. Ләкин яшьләрдән дә көтәбез. Татар халкы авыллардан шәһәрләргә күчә, дибез. Шәһәргә күчкәннәргә дә барыбер каядыр барырга кирәк. Аның ике уңайлы урыны бар – беренчесе татар мәдәни үзәге, икенчесе – мәчет. Татар халкында мәчет ул дога кыла торган урын гына түгел, ә җыелып сөйләшә торган урын да”, – диде Шәйхразиев.

  • Бүген Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу уза. Фикерләшүдә Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чуашстан һәм Мари Эл республикаларыннан татар иҗтимагый лидерлары катнаша.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*