tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәйхразиев Таллинда Сабан туеның татарлар да, башка милләтләр өчен дә оештырылуын искәртә
Шәйхразиев Таллинда Сабан туеның татарлар да, башка милләтләр өчен дә оештырылуын искәртә

Шәйхразиев Таллинда Сабан туеның татарлар да, башка милләтләр өчен дә оештырылуын искәртә

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев “Sputnik Эстония”га биргән интервьюсында Эстония башкаласы Таллинда узачак Сабан туеның татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре өчен дә үткәрелүен әйткән.

2019 елның 16 июнендә IV Гомумевропа Сабан туе Эстония башкаласы Таллин үзәгендә Таммсаар паркында узачак.

“Бәйрәмгә Европадан татарлар чакырылачак. Әлбәттә, Таллин һәм Эстониядә яшәүчеләр өчен дә бу зур бәйрәм булачак. Безнеңчә, Сабан туе ул татарлар өчен генә үткәрелә торган бәйрәм түгел. Без Россия Федерациясендә яшибез, бәйрәмгә татарларны, Россиядән чыккан барлык ватандашларны, Европада яшәүчеләрне дә чакырабыз”, – дигән Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе бәйрәмдә һәркем үзенә кызыклы шөгыль табачагын әйткән. “Милли бәйрәмнәр аша кешеләр бер-берсен якыннанрак белә. Сабан туе татар халкының презентациясе булачак. Ишекләр һәркем өчен ачык”, – дип белдергән.

“Сабан туе – татарлар бәйрәме, ләкин анда бар кеше дә рәхәтләнеп ял итә алачак. “Киләсе елга тагын Сабан туе узсын иде” дип әйтерлек булса, миссия үтәлгән дип санарга була. Киләсе елның 16 июнендә һәркемнең “әйе, мондый бәйрәмнәр берләштерә. Алар Россия, Эстония данын күтәрә, халыклар дуслыгы турында сөйли” дип әйтүен телим”, – дигән В.Шәйхразиев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*