tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәме
“Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәме

“Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәме

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациянең Башкортстан Республикасы төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә агымдагы елның 26-27 маенда тарихны һәм гореф-гадәтләрне өйрәтү максатында “Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә” бәйрәмен үткәрә.

Чара Башкортстан Республикасы җирлегендә үткәрелә. Әлеге чарада Татарстаннан һәм Россиядән 100 вәкил катнашуы көтелә.

Программа буенча, Казаннан киткән делегация беренче тукталышын Уфа шәһәрендә ясый. Биредә җирле “Ак калфак” оешмасы эше белән танышу узачак. Кунаклар «Ак калфак» китапханәсен, «Вафа» үзәген караячаклар.

Кич белән делегация Салават шәһәренә киләчәк. Биредә Юрматы җирлеге мемориалы белән танышу узачак.

Икенче көн программасы Мәләвез районы Җиргән авылы Мирсәй Әмир музеена бару белән башланып китә. Соңыннан Салаватның “Агыйдел” үзәгендә төп чара – пленар утырыш узачак. Аның алдыннан «Шәҗәрә – чал тарихка тәрәзә» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Татарстанга кайту юлында Туймазы шәһәренә тукталу каралган. Биредә җирле татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге белән танышу каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*