tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәҗәрә-тарих, нәсел бәйрәме
Шәҗәрә-тарих, нәсел бәйрәме

Шәҗәрә-тарих, нәсел бәйрәме

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә Көлмәмәтьевлар нәселенең очрашу тантанасы узды.

Бөек Ватан сугышы  һәм хезмәт ветераны, биш бала тәрбияләп үстергән Мирхәтулла  Вәли улы Көлмәмәтьевка быел  бишенче августта  йөз яшь тулган булыр иде. Әтиләренең, бабаларының, якыннарының рухына багышлап Коръән ашы,  бу нәселгә багышланган мәдәни чараның тантаналы өлеше дә дин вәкилләре  тарафыннан фатиха бирелгәч башланды. Рәхимҗан хәзрәт Бухартдиновның үтемле сүзләре, ихлас күңеленнән чыккан теләкләрен, Коръән сүрәләрен һәркем зур әһәмият белән тыңлады. Нинди генә халыкларны алмыйк, – һәркайсында бу иң изге, саваплы эш булып санала. Нәселеңне белү-ул туганнар белән аралашу, аларның хәлен белеп тору дигән сүз. Чарага  Ханты-Мансийскийдан, Казахстаннан, Германиядән, Краснодар, Новосибирск, Омск, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнардан бу нәселнең туганнары, кунаклар  килгән  иде. Рәйсә Мирхәтулла кызы Рыжкова, Данияр Әхмәтов заманында Русия хокүмәте татар морзаларының миллеккә хокуклары, Екатерина  икенче чорында дворян исеме бирелгән Сабанак Көлмәмәтьев турында кыскача сөйләп, чакырылган кунакларга сүз бирделәр.Чыгыш ясаучлар арасында шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитеты рәисе В.А.Федоренко, тарих фәннәр кандидаты, этнограф З.А.Тычинских иде. Чараның рәсми өлешендә алар буыннар чылбырын өзмичә, бу нәселдә һәр буын  гаиләсенең тарихына үзенең өлешен кертүчеләргә җылы теләкләрен юлладылар. З.А.Тычинских Көлмәмәтьевлар токымының себер татарлары мәдәниятенең үсешендә роле, аларга  багышлап язылган, килчәктә чыгачак китабы турында сөйләде, презентация үткәрде. Данияр Әхмәтов Көлмәмәтьевлар гаиләсенә үз  заманында бирелгән архив документларын шәһәр музее һәм архивтан килүче вәкилләргә тапшырды  Бу мәдәни, дини чарада “Яшьлеккә сәяхәт”, себер сандугачыбыз Зәкинә Арангулова, Хәсән Хучашев башкаруында җырлар да урынлы булды. Шәҗәрә-тарих, нәсел бәйрәмен оештыручыларның берсе Александр Мирхәтулла улы иде. Ул Краснодар шәһәрендә яшәүче бертуганы Рәйсәнең идеясын тормышка ашыруда ярдәм иткән туганнарына, мәдәният үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтләрен юллады. “Бу чара яшь буынга нәселеңне, телеңне, гореф-гадәт йолаларыңны белергә, буыннан буынга саклап, киләчәктә үсеп килүче  яшьләргә түкми-чәчми тапшырырга кирәклеген  күрсәтү үрнәге булсын иде. Нәселеңне белү-эзләү барыбызның да изге бурычы. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, җиде буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган бабаларының-әбиләренең рухларына дога кылырга тиеш. Мондый шәҗәрә, гаилә бәйрәмнәре яшь буын өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе”-дип сөйләде Александр Мирхәтулла улы. Нәсел агачын, әби-бабаларының әллә ничә буынга кадәр исемнәрен, тормыш юлларын белгән, якын һәм ерак туганнарын җыйган чара оешкан рәвештә, матур үтте. Бу чарага ерак юлларны якын итеп килгән, мул табын әзерләп, атлар суеп, Коръән ашларын үткәргән Көлмәмәтьевларга, изге эшләрегезне Аллаһы кабул итсен дигән, теләктә калабыз.

Римма Умитбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*