enrutat
Баш бит / “Шәҗәрә” төзедеңме – бәйгедә катнаш
“Шәҗәрә” төзедеңме – бәйгедә катнаш

“Шәҗәрә” төзедеңме – бәйгедә катнаш

Соңгы вакытта нәсел-нәсәпкә бәйле сораулар белән кызыксынучылар күп. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләре үз нәселен барлау, гаилә тарихын теркәү белән ешрак шөгыльләнә башлаган. Ел башыннан архивларга гаилә тарихына бәйле сораулар белән генә дә 1600 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

Кемдер туганын эзли, кемдер тулы бер нәсел тарихы белән кызыксына. Архивка килүчеләрнең 40 проценты нәсел шәҗәрәсен төзергә тели. Шулай ук туганлык җепләрен раслаучылар, мал-мөлкәтнең бү­ләк ителүенә бәйле сорауларга җавап эзләүчеләр дә күп.

Белүебезчә, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә моңарчы да шәҗәрә төзү бәйгеләре үткәрелеп килде. Быелдан башлап, Татарстан Дәүләт архивы республика күләмендә “Минем шәҗә­рәм” дип аталган бәйге оештыра башлаячак. Бәйге 4 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү йортларында укучы 18 яше тулмаган студентлар катнаша ала. Алар арасында беренче төр­кемгә – 1-4 сыйныф, икен­чегә – 5-8 сый­ныф, өченчегә – 9-11 сыйныф укучылары һәм дүр­тенче төркемгә 18 яше тулмаган студентлар керә. Кеч­кенә сыйныф укучылары шәҗә­рәгә бәйле төрле иҗа­ди эш­ләр, гаилә фо­то­рә­сем­нә­ре, плакатлар, төр­ле кул эш­лән­мәләре тәкъдим итә ала. Урта сыйныфлар (5-8) нәсел агачы, фотоальбом, эссе, реферат, инша кебек эшләр әзерләп тапшырса, югары сыйныфта укучылар фәнни эшләр, гаилә тарихы буенча өйдә төшерелгән фильмнар ясый ала. Студентларга исә архив документларына таянып тө­зелгән эшләр һәм докладлар ясарга туры киләчәк. Һәр төркемдә дә җиңүчеләр аерым билгеләнәчәк. Беренче өч урынны алучыларга план­шет, кесә телефоны һәм электрон китап кебек кыйм­мәтле бүләкләр бире­ләчәк.

“Минем шәҗәрәм” бәй­гесендә шулай ук 18 яше тулганнар да катнаша ала. Аларга сайлау рәвешендә йә мә­калә, эссе кебек язма эшләр, йә генеалогия буенча схема һәм нәсел агачлары төзү, йә гаилә тарихы буенча видео­хез­мәт­ләр яисә презентация ясау кирәк булачак. Җиңү­че­ләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бү­ләк­лә­нәчәк. Беренче урынга – 50 мең, икенче урынга – 30 мең, өченче урынга 20 мең сум кү­лә­мендә акча биреләчәк. Эш­ләрне урыс һәм татар тел­лә­рендә тапшырырга мөм­кин. Моның өчен әзер эш­ләр­не һәм гаризаларны Казан шә­һәре, 8 Март урамы, 5а йорт адресы буенча җи­бә­рергә ки­рәк. Электрон гаризаларны konkurs.genealogia@yandex.ru адресы буенча теркәргә була. Татарстан Дәүләт архивы шулай ук архив эше буенча район архивлары арасында да бәйгеләр уздыра. Аларда җиңүчеләр акчаларын фондларны баету өчен төрле техник җиһазлар алуга тотачак. Моннан тыш ике төрле юнә­лештә 15 грант буенча да бәйге игълан ителгән. Бу хакта тулырак Татарстан дәүләт архивы сайты аша танышырга мөмкин.

Татарстан Дәүләт архивы киләчәктә шәҗәрә төзү үзәге оештырырга ниятли. Анда шәҗәрә төзү буенча расланган фактларга һәм архив документларына нигезләнеп эшләүче тикшеренүчеләр җәлеп ителәчәген дә әйт­теләр. “Без, тикшерүчеләрне җәлеп итеп, шәҗәрә төзү үзәге оештырачакбыз. Ке­шеләр дөрес булмаган мәгъ­лүмат бирүче оешмаларга мөрәҗәгать иткәнче, бу мәсьә­ләне хәл итәр өчен безгә килә алачаклар”, – диде Татарстан Респу­бли­ка­сының архив эше буенча дәү­ләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. Архив белгеч­ләренә кабат тик­шертергә бирелгән эшләрдә кайбер тарихи фактларда ялгышлык киткән урыннар да күп булган. Татарстан Республикасы Дәүләт архивының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары Илдар Шә­фый­ков әлеге эшне нигезләп оештырып җибәрергә вакыт кирәк булачагын, әмма моның мөһим эш булуын әйтте. “Без шәҗәрә төзү оешмалары турында үзара гына сөйләшәбез, бәлки, кайчан да булса, без шушындый оешмаларны лицензияли башларбыз. Әмма бу өлкәдә эшләр тиз генә бармаячак. Чынбарлыкта мин сезгә, шәҗәрә кирәк булса, менә шушы-шушы оешмаларга мөрәҗәгать итегез, дип әйтә алмыйм”, – диде ул.

Шәҗәрә төзү буенча әле эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Татарстан архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе якын киләчәктә мәгълүмати платформа ясау турында уй-планнары белән дә уртаклашты. “Киләчәктә мәгълүмати платформа ясау һәм анда булган шәҗәрә­ләрне теркәү ниятебез бар. Төркиянең дәүләт хезмәт­ләре порталында, үз исем-фамилияңне язып, якын туганнарыңны эзләп табу мөмкинлеге бар. Без дә, андый ук күләмдә булмаса да, иң якын туганнар турында мәгълүмат эзләп табу мөм­кинлеге булыр дип уйлыйбыз”, – диде Гөлнара Габ­драх­манова.

Татарстанда Россия һәм Татарстан дәүләт архив хезмәтләренең 100 еллыгына әзерләнү кысаларында күп чаралар уздырыла. Иң зур эшләрнең берсе булып, республикада бөтен архив фондын цифрлаштыру дә­вам итә. Бу киләчәктә нәсел тарихын өйрәнүчеләр өчен дә уңайлы булачак. Бүген үк һәркем архивка килеп, үз гаилә тарихын өйрәнә ала. Моның өчен уку залына язылып, метрикә кәгазь­ләрен электрон рәвештә укудан башларга кирәк.

Рәсимә Галиева

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*