tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференцияcе
“Шәҗәрәләр – нәсел агачы”  исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли  конференцияcе

“Шәҗәрәләр – нәсел агачы” исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференцияcе

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә һәм 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру, республика мәктәпләрендә әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, татар халкы теленә, тарихына кызыксыну уяту, күренекле шәхесләренең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатында гомуми белем учреждениеләре укучылары өчен 2015 нче елның 19 нчы ноябрендә “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли конференциясе үткәрелде.

“Шәҗәрәләр-нәсел агачы” исемендәге фәнни–гамәли конференциягә Россия төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган укучылар катнашты.

I турга республикабыз районнары һәм Рәсәй төбәкләре укучыларыннан 192 фәнни эш кабул ителгән иде. Укытучылардан торган комиссия эшләрне тикшергәннән соң 116 эзләнү эше һәм иншалар II турга узды.

Фәнни-гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова ачып җибәрде.

Президиум составында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты Лилия Рафаэль кызы Зәйнуллина, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән хезмәткәре Эльмира Кадим кызы Сәлахова, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, драматург һәм прозаик, “Безнең мирас” журналының пропаганда бүлеге җитәкчесе Рәдиф Нәҗип улы Сәгъдиев, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе, “Болгар”, “Әнием” фондлары җитәкчесе урынбасары Рәмзия Дәүләт кызы Галләметдинова, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Фәрит улы Ханбиков, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Победимская Светлана Евгений кызы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Конференция кунаклары – Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды директоры Миләүшә Хафиз кызы Гайфуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы – Гакыйл Гәрәфетдин улы Камалетдинов, Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музее җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова; Буа муниципаль районы “Туган як” музее директоры Люция Мәүлет кызы Әхмәтҗанова, Буа типографиясе директоры Фәридә Әкрам кызы Гатауллина, Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид Ильяз улы Маликов, Буа

җирле үзәкләштерелгән китапханә директоры Раил Ягъфәр улы Вәлиев, “Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре Ә.Шәрәфетдинова, Н.Гайнуллина.

Конференция кунаклары өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия оештырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Р.Харис иҗаты буенча мастер-класс үткәрелде.

Фәнни эшләр 4 секциядә якланды:

  1. “Туган ягымда – нәсел шәҗәрәсе
  2. “Җиде буын җылысын сакла”
  3. “Тамырлары белән көчле безнең халык”
  4. “Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы”

“Шәҗәрәләр-нәсел агачы” исемендәге II төбәкара фәнни –гамәли исемле конференциянең җиңүчеләре ТР мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар сертификатка һәм Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләренә ия булдылар.

Әлеге чарада “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” исемендәге I төбәкара фәнни –гамәли конференциядә җиңү яулаган тугралар, шәҗәрәләр, эзләнү эшләре аерым күргәзмә булып оештырылды. Ә быелгы күргәзмәдә нәсел шәҗәрәләрендә кыйммәтле мирас булып сакланган экспонатлар урын алды. Материалларны туплауда районның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, укучылар һәм укытучылар, тәрбиячеләр катнашты һәм җиңүчеләре ТР мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатлары белән бүләкләнделәр.

Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музее җитәкчесе Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәес кызы Идрисова авторлыгында чыккан “Тәрбия баскычлары” дигән мультимедиа дискын тәкъдир итте. Укытучыларга тәрбия сәгатьләрендә әлеге методик кулланманың отышлы булуын ассызыклады.

Байрак” газетасы редакторы – Гакыйл Гәрәфетдин улы Камалетдинов райондагы “Буа энҗеләре” түгәрәге эшчәнлегенә тукталды, ә типография директоры Ф.Гатауллина фәнни җыентыкларны төзү үзенчәлекләрен билгеләп үтте.

Укуларда Буа халык театры артисткасы Гүзәл Салаватова чыгыш ясады.

Регионнардан һәм республиканың төрле районнарыннан килгән кунакларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Конференциядә катнашучылар өчен Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 1-11 сыйныф укучыларыннан торган иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Фәнни-гамәли конференциянең эше Татарстан Республикасының “Ялкын”журналы, районның “Байрак” газетасында биреләчәк. Укулар барышы Татмедианың “Буа дулкыннары” (Буа шәһәре) телевидениесе тарафыннан төшерелде һәм “Хәбәрләр” тапшыруында күрсәтелде. Якын арада фәнни укуларның барышы ГТРТ һәм ТНВ каналларында яктыртылачак.

II турга узган укучыларыбызның эзләнү эшләре, иншалары, тезислары, тугра, шәҗәрәләрнең фотосурәтләре 2015 нче елда чыгарылган “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” дигән яңа фәнни җыентыкка керде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*