tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигърият кичәсе
Шигърият кичәсе

Шигърият кичәсе

Бөтендөнья татар конгрессының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы кысасында, 8 декабрь кичендә  Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мөдәррис Әгъләмовның тууына 70 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Шигырь кичәсен  Инсаф Абдулла белән Резеда Сәләхова алып барды.  Сәхнәдә Г.Камал театры артистлары – Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗанов, Дания Нуруллина, Наил Дунаев, Хәлим Җәләй, Айдар Хафизов, Алмаз Сабирҗанов, Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллиннар, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. Шулай ук, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Закиров, Чулпан Әхмәтҗанова, Фердинанд Фәтхи, Гөлзадә Сафиуллина җыр- моңнары белән сөендерде. Сәхнәгә шагыйрьнең  каләмдәшләре Марсель Галиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, язучы Фәүзия Бәйрәмова, шулай ук шагыйрьнең тормыш иптәше, шагыйрә Нәҗибә Сафина күтәрелде. Алар Мөдәррис Әгъләмов тормыш һәм иҗатын сөйләделәр, татар халкына хезмәтен, аның милләткә кирәклеген югары бәяләделәр.

Әлеге чараны  теләгәннәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша  онлайн-трансляциядә  турыдан-туры эфирда карый алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*