tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шигърият – туган халкыбызның мәңге сүнмәс олы иҗаты
Шигърият – туган халкыбызның мәңге сүнмәс олы иҗаты

Шигърият – туган халкыбызның мәңге сүнмәс олы иҗаты

Матур эшләр, игелекле гамәлләр дәвамлы була. Дүрт ел элек Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры Ильяс Салахов инициативасы  һәм  Гыйльми совет карары белән  танылган шагыйрә, актив җәмәгать эшлеклесе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданины,   Р.Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, гомерен  яшь буынга белем  һәм тәрбия бирүгә багышлаган  Клара Булатова исемендәге премия булдырылган иде. Яшь буында татар әдәбиятына, сәнгатенә карата мәхәббәт, иҗатка карата кызыксыну уяту, талантларны барлау, аларга башлангыч бирү кебек олы максатларны күздә тота әлеге проект. 20 март көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты бинасында  дүртенче тапкыр укучыларга, студентларга Клара Гариф кызы Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы булды.

Институт студентлары, укытучылары арасында дип кенә башланган бәйге кыска вакыт аралыгында республикакүләм масштабка күтәрелде. Уку йортының фәнни эшләр буенча проректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент  һәм бәйрәмне алып баручы Рауза Гаррапова билгеләп узганча, очрашулар ел да кабатланып торсын, дигән сүзләр “амин” дигән сәгатькә туры килгән булса кирәк.

Быел чарада Татарстанның 12 муниципаль районыннан, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга  һәм башка район мәктәпләреннән килгән укучылар, Казан федераль университетының Алабуга институты, Казан дәүләт аграр университеты, Әлмәт  дәүләт  нефть институты  һәм башка уку йортлары студентлары катнашты. 2015 елда  премиягә дәгъва иткән 142 эш  кабул ителгән. Әлеге чараның киң җәмәгатьчелектә шундый зур кызыксыну уятуы чиксез шатландыра, әлбәттә.

2015 елгы премия тапшыру тантанасында бик күп мөхтәрәм кешеләр: Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәтенең  көньяк-көнчыгыш  координацион советы  рәисе, Әлмәт муниципаль хезмәт институты ректоры  Ильяс Салахов, Милли банкның Әлмәт шәһәре  филиалы җитәкчесе Мансур Хафизов, Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Хәсәнова, мәгариф идарәсе  методисты Наҗия Ганиева, Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев,  “Альметьевский вестник” газетасы  мөхәррире, “Ак калфак” татар  хатын кызларының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, Азнакайдан “Маяк” газетасы мөхәррире Гөлгенә Кәримова,  укытучылар, Клара  апа Булатованың иҗатын яратучылар катнашты.

– Татар теле, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, Клара Булатова кебек фидакарь затлар булганда яшәячәк. Без аны бик хөрмәт итәбез,  күп еллар дәвамында, нәкъ менә бездә студентларга белем бирүе белән горурланабыз. Ул безнең укытучыбыз, остазыбыз. Татар балалары Клара апа Булатованың иҗатына карап, үрнәк алып үзләренең талантларына юл ачалар.

– Сез безгә, укучыларыгызга, халыкка  бик тә кирәк,- диде Ильяс Салахов премия тапшыру тантанасын ачып. – Ходай Сезгә озын гомер, сәламәтлек бирсен. Бу премияне тапшыруга башлангыч биргәнбез икән, аның дәвамлы булачагына ышанабыз. Киләсе елга Сезнең 80 яшегезне, 5 нче тапкыр премия бирелү тантанасын бергәләп, тагын да зур масштабларда уздырырга насыйп булсын.

Тәбрикләүләрне дәвам итеп, Эльмира Хәсәнова Клара апа  Булатованы  Совет  һәм Башкарма комитет, мәдәният идарәсе исеменнән, күптән  түгел генә булып узган туган көне белән котлап, районыбыз китапханәләрен    тулыландыру өчен авторның китапларын сатып алырга 10 мең сумлык сертификат тапшырды.  Төбәгебезнең танылган шагыйрәсе  Клара  Булатованың  Татарстан Республикасының иң зур әдәби бүләге – Тукай премиясенә    һичшиксез лаек булуын ассызыклап,  киң җәмәгатьчелекнең фикерен белдерде.

Мансур Хафизов үзенең тәбрикләү сүзендә шагыйрәгә булган олы хөрмәтен  һәм ихтирамын белдерде.  Бүләк итеп Әлмәт районы китапханәләре өчен 50 мең сумлык,  үзенең туган  төбәге – Балык бистәсе районы өчен 50 мең сумлык китаплар алачагын әйтте.

Положение буенча, бәйгедә поэзия, проза, драматургия  һәм җыр сәнгате юнәлешләрендә иҗат итүчеләр катнашты.Клара Булатованың иҗаты буенча язылган фәнни эшләр дә кабул ителде. Дүрт ел дәвамында әлеге бәйгегә  1000нән артык эш кабул ителгән, 100дән артык яшь иҗатчыга юл ачылган.

Тантаналы чыгышлардан соң  сәхнә  яшьләр карамагына күчте. Агымдагы  елда төрле номинацияләр буенча республикабыз төбәкләреннән килгән 20 укучы  һәм студент Клара Булатова исемендәге премия лауреатлары булып танылды. Алардан тыш иҗатлары аеруча кызыклы дип табылганнар махсус  Дипломнар белән билгеләп үтелде.

КЛАРА ЦНОВЫЙ

Бәйгене оештыручылар билгеләп узганча, быелгы  иҗат    эшләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган темалар тирән чагылыш тапкан.  Иҗатка тартылучы яшьләрнең саны гына түгел,  сыйфаты арту да нык сөендерә,  диләр алар.

Игелекле эшләр дәвамлы була, дип әйтүебез  очраклы хәл түгел. Бәйге  уздырылган дүрт ел  дәвамында,  җиңүчеләрнең әсәрләре тупланган өч  җыентык:  “Өмет  тулы иҗат”, “Яңа җырлар шавы”,   “Шушы якта туган җырлар” дип исемләнгән китаплар дөнья күрде. Әлеге китаплар яшь авторлар өчен  бәяләп бетергесез бүләк.

Сәхнә түрендә тирән  һәм күпкырлы иҗатына нигезләнгән  рухи биеклектә, соклану  һәм ярату катыш  карашларга җавап итеп, тыйнак кына елмаеп утыручы Клара Булатова да  үзенең  җавап сүзләрен әйтмичә калмады. Ул ихлас күңелдән әлеге премияне булдыруга күп көч куйган шәхес Ильяс Салаховка, чараны оештыручыларга, катнашучыларга, гомумән, иҗат дулкынында тибрәлеп яшәгән  милли җанлы яшьләргә, аларның укытучыларына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Шунда үскән безнең яшьләргә.
Мирас булып җырлар калдырырлык,
Шагыйрь булып килдек яшәргә”, – дип  кабатлады мөхтәрәм шәхесебез.

Без төбәгебездә иҗаты күп гасырларга мирас булып калырлык  шагыйрәбез булуы белән чиксез горурланабыз, Әлмәтнең киң җәмәгатьчелек фикерен белдереп,  Клара  апа Булатаова  республикабызның иң зур  әдәби бүләге  – Габдулла Тукай исемендәге премиягә,   һичшиксез, лаек дип саныйбыз.

Фәрдия  ХӘСӘНОВА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*