enrutat
Баш бит / Шиһабетдин Мәрҗани гомуммилләт тарихын тудырган шәхес
Шиһабетдин Мәрҗани гомуммилләт тарихын тудырган шәхес

Шиһабетдин Мәрҗани гомуммилләт тарихын тудырган шәхес

Шиһабетдин Мәрҗани – Россиянең танылган дин галиме, мәгърифәтчесе, педагогы, тарихчысы. Ул татар тарихында балкып торучы йолдыз. Мәрҗанинең XIX гасыр татар җәмгыяте үсешендә тоткан урыны гаять зур һәм әһәмиятле.

Мәрҗани – зыялы гаилә башлыгы да, дин белгече дә, тарихчы да, имам да, галим дә, философ та.

Бүген Мәрҗанинең сүзләре һәм эшләренә игътибар итсәк, аларда милли горурлык тоя алабыз. Ул безгә тарих белән кызыксынуда, белемгә омтылуда, башка милләтләргә ихтирамда үрнәк булып тора. Аның сәяхәтләрендә дөньякүләм һәм Россиянең мәдәни мирасы белән ихлас кызыксыну күренә. Аның сынлы сәнгать һәм музыкага карашында – ХХ гасыр башында татар әдәбияте, музыкасы, театры, рәсем сәнгатендә булган яңарыш, үсешнең елга башы.

Галимҗан Баруди, Һади Атласи, Садри Максуди, Хәсәнгата Габәши, Зыя Камали, Исмәгыйл Гаспралы – Мәрҗанинең укучылары һәм ул башлаган эшнең дәвамчылары. Алар Шиһаб хәзрәтне имам һәм галим буларак хөрмәт иткәннәр.

Хакыйкатькә тугрылык, икътисади һәм җәмгыяви активлык, галимлек. Бу сыйфатларны без Мәрҗанидә күрәбез. Галимнең вәгазе һәм үрнәге, аның чордашларын илһамландырган кебек, бүген безгә дә көч бирә.

Мәгърифәтче һәм педагог буларак, Мәрҗани дини мәгариф ислахын әзерләгән һәм тормышка ашыра башлаган. Бу юнәлештә аның фикердәше — укучысы Хөсәен Фәезхан да күп көч куйган. Мәгариф өлкәсендә Мәрҗани башкарырга өлгермәгән эшләрне аның шәкертләре Галимҗан Баруди һәм бертуган Бубыйлар тормышка ашырган. Мәдрәсә һәм Казан татар мөгаллимнәр мәктәбендә биргән дәресләреннән без Мәрҗанинең төгәл максат күреп көч куйганын күрәбез.

Беренче татар тарихчысы буларак Мәрҗани гомуммилләт тарихын тудыра. Ул төрле төрки халыкларны тугандаш, якын мәдәниятле итеп күрә, аларның дәүләтчелекләрен күз алдыннан уздыра. Татарларның килеп чыгышы мәсьәләсенә керткән ачыклык — Мәрҗанинең зур казанышы. Тарихи әсәрләрен укыганда галимнең ачык бер фикерен күрәбез: төрки халыклар – бер милләт. Безнең өчен тагын бер мөһим мәсьәлә: әсәрләрендә Мәрҗани татар халкының дөнья халыклары тарихында үз урыны барлыгын күрсәтте.

Мәрҗани милләт үсеше өчен төп мәсьәләләр дип түбәндәгеләрне билгели: тел чисталыгы, дин тоту, мәгариф үсеше.

Дин белгече һәм ислахчы буларак Мәрҗани мөселман дөньясы өчен игътибар үзәгендә торган күп мәсьәләләр буенча үз фикерен әйткән. Шул исәптән, һәр мөселманның дини мәсьәләләр буенча мөстәкыйль фикер йөртү буенча Шиһаб хәзрәтнең фикере бик кызыклы. Мәрҗани Россия мөселманнарының көндәлек тормышын замана таләпләренә туры китерә.

Имам буларак Мәрҗани тәвәккәл, кыю һәм мөстәкыйль булган. Габдулла Тукай да, Фатыйх Әмирхан да, Риза казый Фәхретдин дә имамның бу сыйфатларын ассызыклый. Мәрҗани намуслы, гадел, мөстәкыйль, илһамландыручы шәхес булган. Лидер буларак, ул татарларны телләр, фәннәр, кануннар өйрәнергә өнди. Һәм, беренче чиратта, үзе үрнәк күрсәтә.

Дини философ буларак Мәрҗани зур эш башкара. Ул фәнни белем белән дөньяга дини караш арасында каршылык юклыгын күрсәтә. Ул, Айдар Юзеев фикеренчә, үз методологиясе һәм исбатлаулар системасы булган татар фәненә нигез сала.
Йомгаклап, шуны да әйтеп китергә кирәк. Мәрҗани татар фикерендә бүген дә игътибар угында торган сорауларга җавап эзләгән. Юбилей елында күргәзмә галимебезнең мирасына тагын бер игътибар итергә чакыра. Бу кызыклы да, гаять мөһим эш тә, чөнки бу мирасның зур өлеше әле безгә таныш түгел. Мәрҗани әсәрләренең бер өлеше генә бастырылган, ә зур өлеше заманча татар теленә хәтта тәрҗемә дә ителмәгән.
Мәрҗанинең татар милләте формалашуына керткән өлеше игътибарга һәм киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүгә лаек.

Галимне XIX гасырда борчыган күп кенә мәсьәләләр бүген безнең җәмгыятебез каршында да тора. Мәдәниятләрнең бер-берсе каршында ачык булуы, милли горурлык хисе, тарихи мирасны саклау, фикри (шул исәптән — иҗади) ирек. Шиһаб хәзрәтнең бу мәсьәләләргә карата фикерләре белән танышу, Мәрҗанине кызыклы бер әңгәмәдәш итә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*