tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районында гомумреспублика конференциясе узачак
Әтнә районында гомумреспублика конференциясе узачак

Әтнә районында гомумреспублика конференциясе узачак

20 февраль көнне Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге гомумреспублика фәнни – гамәли конференция узачак. Һәр елны уза торган әлеге мөһим чараны Әтнә районы мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк оештыра. Иртәгә узачак конференция эшендә укучылар, укытучылар, Казаннан галимнәр, мәгариф министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре дә катнашачак. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, тарих фәннәре докторы, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та анда укытучылар һәм укучылар белән очрашыр дип көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*