tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шома бас” бәйгесендә биш яшьтән алып биючеләр ярышачак
“Шома бас” бәйгесендә биш яшьтән алып биючеләр ярышачак

“Шома бас” бәйгесендә биш яшьтән алып биючеләр ярышачак

8 декабрь көнне Йошкар Олада “Шома бас” төбәкара фестиваленең финалы узачак. Бу хакта Мари Эл Татар мәдәни үзәге хәбәр итә.

Конкурс сәләтле, үзешчән коллективларны барлау; милли биюләргә, гореф-гадәтләргә, халыкның бию мирасына кызыксыну уяту; иҗат коллективлары арасында элемтәләрне ныгыту; балалар үзешчән сәнгатендәге мәсьәләләргә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтүне максат итеп куя.

Конкурста 5 яшьтән алып катнашучыларны кабул итәләр. Аларга жюри берничә яшь төркемендә бәя бирәчәк.

Биючеләр халык биюе, фольклор биюе, халык биюен стильләштерү номинацияләрендә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

“Шома бас” исеме белән халыкара бәйге дә үткәрелә. Быел конкурсның йомгаклау концерты Екатеринбург шәһәрендә узачак.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*