tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шундый татар балалар бакчалары күбрәк булсын
Шундый татар балалар бакчалары күбрәк булсын

Шундый татар балалар бакчалары күбрәк булсын

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге 49нчы балалар бакчасы 35 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чараларында Мәскәү татарлары Штабы лидеры Рөстәм Фәиз улы Ямалеев та катнашты һәм балалар бакчасына чын милли хисле яңа буын тәрбияләүдә уңышлар теләде.

Бу зур бәйрәмне котлап, тантанага мәктәпкәчә мәгариф идарәсенең урынбасары Вазиева Г.Ф., Бөтендөнья конгрессы татар конгрессының Милли шура әгъзасы, БТК Түбән Кама бүлеге рәисе Р.М. Ганиев һәм аның урынбасары Вәсилә Исмагиловна, Мәскәү шәһәре татар Штабы рәисе Ямалиев Р.Ф., аксакаллар шурасы рәисе Мансур Корбангалиевич, 17-18 нче микрорайон җитәкчесе Анна Анатольевна, шәһәр советаты депутаты Радий Фаритович килделәр.

Рөстәм Ямалеев 49-нчы балалар бакчасының татар телен саклауда һәм сабыйларга өйрәтүдәге зур ролен ассызлыклап китте.

«Мондый балалар бакчасы күбрәк булсын иде. Чөнки балалар  бакчасы — милләтнең нигезе. Әгәр яңа буын телне бакчадан ук үзләштермәсә, мәктәптә татар телен сайлаучыларның азаю куркынычы бар. Әлеге бакча чын мәгънәсендә балаларга милли оеткы, милли рух чалып чыгара. Ләкин бүген балаларга телне өйрәтү генә җитми. Балаларга сабый чакларыннан ук уеннар, җырлар аша тарихны, татар идеологиясен аңлатырга кирәк»-, дип чыгыш ясады Рөстәм Ямалеев.

Үз чыгышында Рөстәм Ямалеев Татар конгрессының Түбән Кама бүлегенең шәһәрдә һәм районда татарлыкны саклауда зур ролен билгеләп узды. Шулай ук 49-нчы балалар бакчасының мөдире Радина Госман кызы Хәйдәровага бакчаны алдынгы, үрнәк итеп эшләткәне өчен рәхмәтен белдерде.

Бакчаның ачылган көненнән башлап эшләүчеләр арасында Киселева Т.В., Калимуллина Г.К., Семененко Е.П., Зинькова Н.А. атап үтәсе килә һәм аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, диделәр җитәкчеләр. Хезмәткәрләр арасында мактау грамотасына ия булучылар: Бадертдинова Р.Р., Шигапов З.Ф., Семененко Е.П., Валеева Л.Б, ә өлкән тәрбияче Гиндуллина Г.Х. хакимият башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук балалар бакчасы мөдире Хайдарова Р.Г, профком рәисе Шакирянова А.Ф. рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм төрле концерт номерлары һәм килгән кунакларның чыгышлары белән үрелеп барылды. Шулай да балаларның чыгышы барысын да таң калдырды. Килгән кунаклар: «Мондый балалар булганда, милләт яши әле»-, дип сөенечләрен белдерделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*