tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде
“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде

“Шура” альманахының яңа саны дөнья күрде

“Шура” альманахының 24нче саны дөнья күрде. Яңа санга Бәраәт һәм Кадер кичәләре, зәкят, сабырлык, сөннәт буенча киенү рәвеше, Рамазан һәм ураза тотуның фазыйләтләренә һәм башка актуаль темаларга багышланган вәгазьләр керде. Журналда шулай ук бишенче хәлифә Гомәр бине Габделгазиз, мөэминнәрнең анасы Өмме Сәләмә (Аллаһы Тәгалә алардан разый булсын), күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави турында мәгълүмат китерелә. Моннан тыш, укучыларга фикһ өлкәсе, Коръән тарихы, балалар тәрбиясе, милли тарихыбызга караган мәгълүматлар кызыклы булыр.

“Шура” альманахы нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнә. Журнал, инкыйлабка кадәрге Россиядә чыга башлаган булса да, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин редакциясендә үз эшчәнлеген 2013 елдан яңартып җибәрде. Квартал саен чыга торган альманах мәчет имамнарына юнәлтелә. Басмада җомга вәгазьләре, фәтвалар, актуаль сорауларга җаваплар бастырыла. Шунысы әһәмиятле, ​альманах Татарстанның барлык мәчетләрендә дин тәгълиматы ягыннан тикшерелгән бердәй вәгазьләр укуны тәэмин итә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*