tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шушындый директор белән горурланырга була”
“Шушындый директор белән горурланырга була”

“Шушындый директор белән горурланырга була”

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана узды. Бу көнне әйтерсең лә кояш та, шатланып,  нурларын кызганмыйча сипте. Җылы, аяз иртәдә мәктәп йортына укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелды.

Менә үсеп җиткән, карашларында бераз җитдилек барлыкка килгән унберенче сыйныф укучылары тезелеп басты. Озын буйлы, төз гәүдәле егетләргә, зифа, нәзакәтле, чибәр кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Ә менә әле мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән беренче сыйныф укучылары мәш киләләр. Әлбәттә, аларны биредә бар нәрсә дә кызыксындыра, як-якка караналар, дулкынланалар, оялудан йөзләрен чәчәк бәйләмнәре белән каплаучылары да күренгәли. Самими балалар! Кешеләр аларга карап, елмаеп куялар. Әйе, бәлки, кемдер үзенең балачагын искә төшергәндер, бәлки, кемдер баласының күптән түгел шулай беренче сыйныфка барганын күз алдына китергәндер.

Белем көне белән котларга мәртәбәле кунаклар килгән иде – Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, “Туган тел” исемле өлкә татар җәмгыяте президенты Илйас Шәкүров, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рифкат Хуҗин, “Яктылык” мәктәбе советының рәисе Линар Сабиров.

Менә тантаналы музыка яңгырый. Мәктәп мөдире Радик Газизов бәйрәмне түбәндәге сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.

“Хөрмәтле укучылар, укытучылар, ата-аналар, кунаклар. Менә тагын җәй узды, һәм сагынып көтеп алган Белем көне килеп җитте.

Шөкер, җәйләребез күңелле үтте. Укучыларыбыз төрле лагерьларда ял иттеләр. Өлкән сыйныфта белем алучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, кемдер югары уку йортына керде, ә кемдер унберенче сыйныфта калды.

Яңа уку елы барыгызга да сөенечләр, яхшы билгеләр генә алып килсен”.

Мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллин укучыларга үгет-нәсыйхәтләрен бирде:

“Бүген илебездә – зур бәйрәм. Балалар укырга баралар, гыйлем өстиләр. Белем  өстәү һәр кешегә фарыз. Пәйгамбәребез Мүхәммәд с.г.в.: “Бишектән алып ләхеткә кадәр һәр адәм баласы гыйлем алырга тиеш”, — дигән. Үзенә Пәйгамбәрлек килгәннән соң да, Аллаһы Тәгаләнең беренче сүзе “Укы” булган.

Раббыбыз сезгә җиңеллек, хәерле белемнәр алырга насыйп итсен иде. Тормышта кирәкле нәрсәләрне мәктәптә өйрәнеп, шуның куанычын күреп яшәргә язсын.

Мәктәптә үткән вакытыгызның кадерен белегез, чөнки бу еллар хәтерегездә гомер буена сакланачак. Аннан соң шатлык белән әлеге чорны, укытучыларыгызны, сыйныфташларыгызны, дусларыгызны искә алырсыз.

Биредә алган гыйлем сезгә бары тик файда гына китерсен. Хәерле юл сезгә, балалар!”

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең президенты Илйас Шәкүров та изге теләкләрен җиткерде:

“Күп балаларның ана телен өйрәнергә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сез, шушы мөмкинлегегездән файдаланып, чын татар булып укыгыз, чын татар булып үсегез, чын татар булып калыгыз.

Киләсе ел вакыйгаларга бай булачак. “Туган тел” җәмгыятенең 30 еллык юбилее, Камышлыда Бөтенрусия Сабан туе. Аллаһы теләсә, анда “Яктылык” укучылары да, укытучылары да катнашыр. Шуңа күрә алда сезне зур эшләр көтә.

“Яктылык” — татар телен, мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклаучы һәм үстерүче бердәнбер үзәк. Моның өчен мәктәпнең беренче мөдире Хәридә ханым Дашкинага һәм бүгенге мөдиребез Радик әфәнде Газизовка зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Балалар, “Яктылык”та үткәргән һәр мизгелегезнең кадерен белегез. Укытучыларга исә мөгаллимлек сәләтләрегезне тормышка ашыруда зур уңышлар телим”.

Шулай ук Илйас әфәнде әнисе Алия Шәкүрова исемендәге йөз меңлек стипендияне түләвен дәвам итәчәк, дип белдерде. Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүдә уңышларга ирешкән, татар чараларында актив катнашкан укучыларга һәм укытучыларга биреләчәк бу стипендия.

Белем көне белән котларга Совет районы башлыгы исеменнән Елена Новикова да килгән иде.

“Яктылык” мәктәбенең коллективы, укучылары хезмәт сөючән, максатлы булулары белән аерылып торалар. Сез мәктәп эчендә генә түгел, шулай ук тирә-ягыгызда да чисталык, пөхтәлек, тәртип, матурлык булдырасыз. Администрациябез сезгә актив тормыш позициягез, районыбыз урамнарын төзекләндерүдә катнашканыгыз өчен рәхмәтләрен белдерә.

Ә мәктәбегезнең мөдире Радик Газизовның фотосурәте Дуслык паркындагы Хөрмәт тактасына эленде. Шушындый директор белән горурланырга була.

Барыгызга да уңышлар, тынычлык, шатлыклар телим”, — диде Елена Новикова.

Белем көнендә Радик әфәнде “Яктылык”та күп еллар эшләп, хөрмәт һәм абруй казанган ике укытучыны – Мария Шакированы һәм Сәгыйдә Нуруллинаны лаеклы ялга озатып, изге теләкләрен җиткерде һәм мәктәптә алар һәрчак көтеп алынган кунак булачакларын белдерде.

Барысы да бергә башкарган “Туган тел” җыры, еракларга яңгырап, бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

Тантаналы өлештән соң һәрбер сыйныфта “Самар өлкәсе – Русиянең йөрәге” дип аталган дәрес үткәрелде.

Миләүшә ГАЗЫЙМ,
«Сәлам» газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*