tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Швециядәге аулак өй
Швециядәге аулак өй

Швециядәге аулак өй

Швециядә яшәүче татар ханымнары вакыт-вакыт бергә җыелышып алалар икән. Инде 5 ел бу илдә гомер итүче Әнүзә (Айна) Зеттерлунд әйтүенчә, мондый очрашуларны алар халкыбызның матур йолаларын истә тотып, аулак өй дип атап йөртәләр.

Мондый җыелышларда ханымнар милли ризыклар әзерлиләр, белмәгәннәре ана телен өйрәнә, самавыр янына җыелып, кич утыралар, җырлыйлар, бииләр, яңа җырлар ятлыйлар.

Әнүзә ханым Татарстанда билгеле кеше. Ул озак еллар Чаллыда мәдәният идарасендә һәм соңгы 18 елын Татарстанда беренче булып ачылган “Шатлык” Яшьләр үзәге директоры булып эшләгән.

Күптән түгел үткән “Аулак өй”дә ханымнар “Ак калфак” оешмасы төзергә килешкәннәр. Эшләребез тагын да җанланым китәр, матур бәйрәмнәр үткәрербез, дип ниятләп тора Әнүзә ханым.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*