tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Швециядәге татар хатыны, хәлең ничек?
Швециядәге татар хатыны, хәлең ничек?

Швециядәге татар хатыны, хәлең ничек?

Тормышны алга тынгысыз, битараф булмаган кешеләр алып бара. Аларга таякның да авыр башы төшә. Шуңа да карамастан, күңелләрен төшермәскә тырышып алар эшне дәвам итәләр, эшнең нәтиҗәсе дә була.

Ике еллап элек Швециядә яши башлаган Айна (Әнүзә) ханым Зеттерлунд та шундый тынгысыз җаннарның берсе. Ватанында Татарстанда яшәгән вакытында да, ул Чаллы шәһәренең мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр арасында танылган шәхес булган. Бүген дә татар мәдәниятен күрсәтү, үстерү өчен көченнән килгәнен барысын да эшли. Аның янында үз сүзе белән әйткәндә, сөзеп алгандай яхшы кешеләр туплана башлаган. Алар телне дә өйрәнергә тели, гореф-гадәтләребез, кул эшләре белән кызыксына башлаган. Алай гына да түгел, бергә җыелган вакытта һөнәрләрен дә күрсәтәләр икән. Бергәләп “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасын төзегәч, бер ел эчендә шактый күркәм эшләр дә башкарганнар. Бүгенге көндә “Гүзәлем” дигән татар хатын-кызлары конкурсы әзерли башлаганнар. Яшүсмерләр белән бию төркеме оештырырга ниятләп торалар. Җыр-бию ансамбле яңа программа әзерләүгә керешкән. Швециядәге “Ак калфак”лылар әле Казанга, татар хатын-кызлары форумының чираттагысына барырга да хыялланалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*