tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Швейцария татарлары һәм башкортлары Сабантуйга чакыра
Швейцария татарлары һәм башкортлары Сабантуйга чакыра

Швейцария татарлары һәм башкортлары Сабантуйга чакыра

Швейцариянең “Юлдаш” татарлар һәм башкортлар ассоциациясе  елның төп милли бәйрәменә – Сабантуйга чакыра. Быел ул 17 июньгә билгеләнгән.

Оештыручылар сүзләренчә, Сабантуй – ул татар һәм башкорт халкы мәдәнияте һәм традицияләре белән танышу өчен искиткеч мөмкинлек. Шулай ук Швейцариядәге Сабантуй рус телле милләттәшләребез һәм башка милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту максатын да күздә тота.

Кунакларны милли ризыклар, көрәш ярышлары, Татарстан, Башкортстан һәм Швейцария артистлары катнашындагы концерт программасы көтә. Шулай ук бүләкләр дә уйнатылачак. Балалар өчен аерым программа каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*