tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырдан авыл җирлегендә «Туган ягым моңлы ягым!» дип исемләнгән фестиваль
Шыгырдан авыл җирлегендә «Туган ягым моңлы ягым!» дип исемләнгән фестиваль

Шыгырдан авыл җирлегендә «Туган ягым моңлы ягым!» дип исемләнгән фестиваль

Шыгырдан авыл җирлегендә «Туган ягым моңлы ягым!» дип исемләнгән фестиваль форматында фәнни-гамәли конфереция һәм татар мәктәпләре командалары арасында иҗади конкурс һәм Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте бүләкләренә волейбол буенча турнир үтте.

Әлеге чара Чувашиянең һәм Татарстанның 100 еллыгына, Шыгырдан районының 90 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Фестивальне Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Чувашия мөселманнары Диния Нәзарәте, Батыр һәм Шыгырдан авыл җирлеге, республиканың «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештырды.

Чараның тантаналы ачылышында Батыр районы администрациясе башлыгы Рудольф Селиванов, Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов, Чувашия Мәгариф министрлыгының «Чувашия республика мәгариф институты» өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмасы ректоры Юрий Исаев, Чувашия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков һәм башка рәсми кунаклар катнашты.

Батыр районы администрациясе башлыгы Рудольф Селиванов үзенең сәламләү сүзендә муниципаль берәмлек территориясендә туган як хакына күп милләтле һәм күпконфессияле батыр халкы күпгасырлык дус һәм тату гомер кичерүен, районның уңышлы үсеше һәм һәр гаиләнең иминлеге гарантиясе булуын ассызыклады.
Чыгыш ясаучылар төрле яшьтәге, төрле буын кешеләре катнаша торган мондый чараларның мөһимлеген, шуның нәтиҗәсендә гаилә кыйммәтләрен, туган телне, дини һәм милли традицияләрне саклау һәм арттыру өчен шартлар тудырылуын ассызыкладылар.

Активист-педагогларга, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.Иң яхшы иҗат коллективлары, башкаручылар I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Шулай ук проф. Ә.Феизов исемендәге Шыгырдан урта мәктәбе базасында Чувашия Республикасы татарлары автономиясе бүләкләренә мәктәп командалары һәм өлкәннәр арасында волейбол буенча турнир үткәрелде. Монда Чувашия Республикасының татар мәктәпләренең мәктәп командалары һәм татар авылларының өлкәннәр командалары катнашты.

Волейбол турнирының максаты – сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, милләтара татулыкны ныгыту, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген ныгыту.
Барлык катнашучылар да Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе дипломнары, медальләре белән бүләкләнде.

Гелия Гинатуллина

Чувашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*