tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырдан ханымнары Казанда сәяхәттә
Шыгырдан ханымнары Казанда сәяхәттә

Шыгырдан ханымнары Казанда сәяхәттә

24 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча Казанга Чуашстандагы данлыклы Шыгырдан авылыннан бер төркем татар ханымнары килде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында ханымнарны БТК БК рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров, БТК БК рәисе урынбасары, РФ төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев сәламләделәр. Шыгырдан ханымнары мондый зурлауга бик лаек. Алар менә инде берничә ел Болгар җыены вакытында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумнары делегатларын тәмле ашлар әзерләп тукландыралар.

Шыгырдан ханымнары Казанның истәлекле урыннарын караячак. Кич белән алар Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрына киләчәк. Биредә Башкортстанда яшәп иҗат итүче композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локмановның иҗат кичәсе үтәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*