tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шүрәлене биеткән талант
Шүрәлене биеткән талант

Шүрәлене биеткән талант

Казанның Г.Тукай әдәби музеенда «Шүрәлене биеткән талант» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узачак. 31 гыйнварда оештырылачак чара композитор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Яруллинның тууына 100 ел тулуга багышлана.

Музей экспозициясендә «Тукай һәм хәзерге заман» залында «Шүрәле» балеты темасы киң һәм тирән яктыртылган. Тамашачылар 1953 елда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында куелган бу балетның афишасын күрә ала. Спектакль персонажлары – Шүрәле, Былтыр һәм кыз-кош Сөембикә костюмнары шартлы сәхнәгә куелган. Берничә экспонат – Фәрит Яруллин, Майя Плисецкаяның 1955 елда Мәскәүдә Зур театрда Сөембикә ролендә төшкән һәм балет М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә барганда төшерелгән фотосурәтләрнең копияләре – әсәрнең язылу тарихы һәм уңышы турында сөйли, дип хәбәр итә проект авторлары.

Фәрит Яруллин татар музыканты, халык арасында популяр булган «Тукай маршы» авторы Заһидулла Яруллин гаиләсендә 1914 елда туа. 1930 елда Казан музыка техникумында фортепиано һәм виолончель классларында укый башлый, 1933 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка композиция классына җибәрелә, соңрак Татар опера студиясенә күчерелә. Бу елларда Фәрит Яруллин күп кенә вокаль һәм инструменталь әсәрләр – виолончель һәм фортепиано өчен соната, кыллы квартет, симфониянең беренче кисәген иҗат итә. Ул җыр, романс, инструменталь музыкага, татар һәм башкорт халык җырларын эшкәртүгә зур игътибар бирә.

Фәрит Яруллинның тормышы бик яшьли өзелә: 29 яшендә ул Бөек Ватан сугышы фронтында һәлак була. Ләкин фронка киткәнче ул үзенең иң билгеле әсәрен – «Шүрәле» балетына музыкасын язып өлгерә.

Габдулла Тукай әкияте мотивлары буенча язылган бу әсәр Татарстанда балет жанры үсешенә нигез салды һәм илебез балетының алтын фондына керде. Фәрит Яруллин балетының уңышы авторның татар музыкаль фольклорына таянып эшләве, образ һәм мотивларны халык авыз иҗатыннан алуы белән аңлатыла. «Шүрәле» Казаннан тыш, Одесса, Львов, Рига, Сарытау, Ленинград, Мәскәү, шулай ук София, Берлин, Лондон театрлары сәхнәләрендә куела һәм күрсәтелә.

«Шүрәле» балеты өчен үлеменнән соң 1958 елда Ф.Яруллинга Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Ул бу премиянең иң беренче һәм бүгенге көнгә кадәр иң яшь лауреаты.

Музейда узачак чарада Фәрит Яруллин турында роман-хроника авторы, язучы Рашат Низамиев, композиторның музыкаль мирасын өйрәнүче белгеч Аида Алмазова, М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры музее мөдире Рәмзия Такташ, С.Сәйдәшев музее фәнни хезмәткәре Гөлназ Җиһангирова, скрикпачы Марат Әхмәтов катнашачак. Кичәдә Фәрит Яруллин әсәрләрен артиска Гөлнара Хәйруллина, Казан шәһәре 5нче музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары башкара.

Тамашачылар Татарстан Милли музее фондларында һәм гаилә архивларындагы Ф.Яруллин тормышы һәм иҗаты турында сөйли торган документ һәм фотосурәтләр белән танышачак. Көндезге сәгать икедә башланучы чарага Казан шәһәре мәктәпләренең татар теле, тарих, музыка укытучылары, укучылар һәм студентлар чакырылган, дип хәбәр итә музей хезмәткәрләре.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*