tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акция узачак.
«Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акция узачак.

«Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акция узачак.

«Салават күпере» балалар журналханәсе һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Шүркә музейга дәшә» дигән уникаль акциядә катнашырга чакыра. Айның һәр өченче шимбәсендә Шүрәле оныгы Шүркә сине Милли музейда күренекле татар балалар язучылары белән очрашуга көтеп кала.

Бу атнада балалар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе һәм бик күп балалар китаплары авторы Рафис Корбан белән очрашу булачак.

Чара 16 март көнне сәгать 10:00-11:00 гә кадәр дәвам итәчәк! Очрашудан соң Милли музей буенча бушлай экскурсия уздырыла! Һәр катнашучыга – күчтәнәч!!!

Катнашырга теләүчеләрнең тиз арада үзегез һәм балагызның исем-фамилиясен язып җибәрүе сорала…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*