tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сибгат Хәкимне искә алдылар
Сибгат Хәкимне искә алдылар

Сибгат Хәкимне искә алдылар

Язучылар берлегенең Тукай клубында күренекле татар шагыйре Сибгат Хәкимгә 105 ел тулу уңаеннан “Юксыну” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Тукай клубында шагыйрьне яраткан, аның иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр, шигырь яратучылар, рәхәтләнеп ял иттеләр дип әйтергә була. Анда танылган шагыйрьләр Сибгат Хәким белән бәйле хатирәләрне искә алдылар. Аның кабатланмас шәхес икәнен һәръяклап яктырттылар.

Сибгат Хәкимнең Сара апа Садыкова, Мансур Музаффаров, Җәүдәт Фәйзи кебек мәшһүр композиторлар белән бергә иҗат иткән үлемсез әсәрләре танылган сәнгатькәрләр башкаруында яңгырады. Язучылар берлегенең бу күркәм чараны оештыруы тамашачылар арасында бик уңай бәя алды, җылы тәэсирләр калдырды.

Дамир Гыйсметдин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*