tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Симферополь районында яңа мәчет төзелә
Симферополь районында яңа мәчет төзелә

Симферополь районында яңа мәчет төзелә

Симферополь районының Актачи-Кият авылында яңа мәчет төзелеше бара, диелә Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

Хәзерге вакытта беренче катның диварлары торгызылган, тиздән эшчеләр икенче катны күтәрә башлаячак. Анда хатын-кызлар өчен балкон урнашыр дип көтелә. Биредә яшәүче мөселманнар мәчет төзелә торган территориядә урнашкан вакытлы бинада намаз укый.

Иман йорты ватандашлар акчасына сафка бастырыла. Бу уңайдан Кырым мөфтияте әлеге изге эшкә өлеш кертергә теләгән кешеләргә мәчет төзелешенә хәл кадәри ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*