tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Симферополь янында яңа мәчет төзелеше башланды
Симферополь янында яңа мәчет төзелеше башланды

Симферополь янында яңа мәчет төзелеше башланды

Симферополь янындагы Дубки авылында тантаналы мохиттә яңа мәчет төзелеше башланып китте. Тантанада Кырым мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев, хакимият органнары вәкилләре һәм җирле халык катнашты.

“Мөселманнар тормышында мәчет – ул рухи чисталыкның гәүдәләнеше һәм дөрес юлга чакыру” – дип билгеләде Аблаев тантанада.

Мөселман гыйбадәтханәсе 450 кешегә исәпләнгән булуы турында хәбәр ителә. Мәчеттән тыш бинада мәдрәсә урнашачак. Комплекс тирәсендә парковка булдырылачак. Төзелешне 2020 елдан да соңармыйча төгәлләү ниятләнә.

http://islam-today.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*