tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Син дә җырла шундыйны”
“Син дә җырла шундыйны”

“Син дә җырла шундыйны”

“Син дә җырла шундыйны” концерты Туфан Миңнуллин гаиләсе һәм журналист Зимфира Гыйльметдинова башлаган проектның беренче карлыгачы.

12 май көнне җырчылар, артистлар, сәхнә һәм журналистика ветераннары, сәнгать сөючеләр драматург әсәрләрендә яңгыраган җыр-моңнарны яңартачаклар, истәлекләре белән бүлешәчәкләр. Махсус кунаклар чакырулы. Кичәгә студент яшьләр дә чакырулы. Алар әлеге җырларны тыңларлар һәм проектның дәвамы булачак бәйгедә катнашырлар дигән өмет бар. Оештыручыларның нияте буенча, ул булачак бәйге җиңүчесе Туфан Миңнуллин стипендиясен яулап алачак.

Концерт 12 майда 17.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны: М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, Казан, Щапов урамы, 37 йорт. Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*