tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сивинь»дә этномәдәни лагерь эшләде
«Сивинь»дә этномәдәни лагерь эшләде

«Сивинь»дә этномәдәни лагерь эшләде

Милләтара дуслыкны ныгыту мәсьәләсен чишүгә Мордовиядә нык игътибар бирелә.

Шул уңайдан, ничә еллар беррәттән, сәләтле балалар өчен Краснослабодск районындагы «Сивинь” җәйге ял лагере базасында “Яшә, туган тел!” этномәдәни регионара сменасы эшли. Быел лагерь 5нче июльдә ачылып 25нче июльдә эшен тәмамлады. “Яшә, туган тел!” дип балалар өчен оештырылган этник лагерьнең максаты – Россиядә яшәгән халыкның телен, милли мәдәни үзенчәлекләрен саклау. Шуңа лагерьдә Россиянең төрле төбәкләреннән Мордовиягә кагылышлы милләт балалары ял вакытларын кызыклы һәм файдалы иттереп үткәрәләр. Бу лагерьдә 6 регионнан, 8 яшьтән 17гә кадәр, туган телен белгән, туган тел предмет олимпиадаларында җиңүчеләр, туган теле һәм мәдәнияты буенча төрле конкурсларда, фольклор төркемнәрендә катнашкан 86 төрле милләт балалары ял итте. Башта һәрбер милләт баласы үзе турында, яшәгән почмагы, милли үзенчәлекләре турында сөйләп таныштырдылар. 21 көн дәвамында төрле мероприятияләр, киң ял итү программасы каралган. Мастер-классларда рус, мордва һәм татарларның гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, милли киемнәре, ашлары турында күп мәгълүматлар бирелде. Һәр көн лагерьдә ял итүчеләр катнашы белән икешәр мероприятия уздырылып килде. Мәсәлән, милли эпос киңлекләре конкурсында балалар Ведява, Верява, Паксява белән урман-су-кыр Аналары турында белделәр. Тагы Мордовиянең атказанган артисты Вера Прохорова мастер-класс үткәрде. Мордваларның ике көй төсмере белән җыр җырларга өйрәтте.

Мордовия лагерь2.. Милли бәйрәмнәр еш үтә. Сабантуй бәйрәмендә балалар канат тарттылар, оннан һәм катыктан акча эзләделәр, бер – берсенә катык ашаттылар, капчыкта йөгерештеләр, кашыкка йомырка куеп чаптылар. Күпме көлү көлделәр! «Сабантуй»да татар җырларын башкарган Айгөл белән Сабина, Каринага кушылып мәйдан җырлады, татар биюләрен биеделәр. Тагын Сабантуй телибез, диделәр.
Милләтара баю-баету уеннары балаларның ял лагеренда адаптация процессын тизләтте: бер-берсенә, вожатыйларга, педагогларга өйрәнделәр, аерылырга теләмиләр. Лагерь белән хушлашу көне җиткәч, балалар бер-берсе белән кочакланышып, елашып саубуллаштылар. Ә бит күпме онытылмаслык хисләр, яңа дуслар таптылар! Алдагы елларда төсле, киләсе елга да безне чакыртыгыз дип үтенеп кителәр. Шулай итеп “Яшә, туган тел!” балалар этномәдәни лагеренең Россиядә яшәгән халыкның телен, милли мәдәни үзенчәлекләрен саклау максаты тормышка аша.

Әйтергә кирәк, “Яшә, туган тел!” дигән этномәдәни лагерен оештыручы Мордовия мәгариф министрлыгының бу өлкәдә тәҗрибәсе байтак. Тәҗрибә уртаклашырга дип Пенза өлкәсеннән мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге җитәкчеләре килгән иде. Пенза өлкәсендә дә шундый лагерь ачарга җыеналар.
Шул урында искәртеп китәргә кирәк: “Яшә, туган тел!” этномәдәни регионара лагеры Мордовиядә мукшы, әрзә, рус, татар телләрен саклау, үстерү буенча бердән-бер проект түгел. Мордовиядә бу сорауга зур игътибар бирелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, вузларда Россия халкының тарихын, мәдәниятын кызыксынып өйрәнәләр, туган як халкының тарихы, мәдәнияты буенча белемнәрен тирәнәйтәләр.

Рауза Юмаева

Мордовия Республикасы

www.yuldash-sputnik.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*