tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Скульптор Винера Абдуллина: «Шәмаил ясау күңелгә ял бирә»
Скульптор Винера Абдуллина: «Шәмаил ясау күңелгә ял бирә»

Скульптор Винера Абдуллина: «Шәмаил ясау күңелгә ял бирә»

Казанның Лядской бакчасында – татар әбиенә, Кама Тамагында Туфан Миңнуллинга һәйкәл… Аларның авторы – Санкт-Петербургтан танылган скульптор Винера Абдуллина. Аның Петербургтагы остаханәсендә кунак булдык.

Бу остаханә аңа укытучысы – Россиянең халык рәссамы, академик Б.А.Пленкиннан калган. Җиде бүлмәле, 200 квадрат метрлы фатирда 200дән артык экспонат урнашкан. Кайсы көнне, эше бик тыгыз булганда, Винера ханым биредә кунып та кала. Кайчак тәүлек буе эшләргә туры килә, ди.

– Үземне белә башлаганнан бирле рәсем ясарга ярата идем. Петербургта тусам да, балачагым дәү әни янында, Сергач якларында узды. Күктәге болытларга карап, аларны төрле образларга охшата идек, печәнгә төшүләр, көянтә-чиләк белән су ташулар – болар барысы да күңелгә кереп калган, тора-бара эшләремдә дә чагыла башлады. Чөнки уйлап чыгарылган ихлас булмый, бары үзем кичергән, үзем күргәннәрне генә скульптура сыннарына күчерәм, – ди Винера Абдуллина.

Әти-әнисе, әбисе дә аның бу шөгыленә каршы була. «Үзең өчен файдалырак шөгыль тап. Әнә пешекчегә укы – ашың булыр, тегәргә өйрән – гаиләң өсле-башлы булыр», – дип үгетлиләр. Тик йөрәккә әмер биреп булмый. Винера күңеленә якын рәсем сәнгатен сайлый. Биш яшенә кадәр дәү әнисе янында торып килгән, бер авыз русча белмәгән кыз Петербургка килгәч тә рәсем мәктәбенә укырга керә. Соңрак, икенче бер мәктәпкә күчү теләге белән, агачтан ясалган хәрби сынны тотып, имтиханнар тапшырырга китә. Рәсем буенча укытучыны көтеп торганда, аны сынлы сәнгать мөгаллиме күреп ала һәм үзе белән ияртә. Шуннан башлана инде. «Хәзер дә үземнең рәсемгә түгел, сынлы сәнгатькә киткәнемә шаккатып торам, ләкин икесенең берсен сайларга кирәк. Ике юлдан барсаң, оста була алмыйсың, бары бер юлдан төгәл белеп атласаң гына уңышка ирешеп була», – ди.

Винера Абдуллинаның эшләрен күзәтәм. Аларда татарлык чагыла, татар авылы сурәтләнә. Әнә салкында туңып кайткан малайлар, намаз укучы бала, йотлыгып су эчүче кыз… Каз туе. Бер эшен әңгәмәдәшем шулай атаган. Безнеңчә, каз өмәсе була. Иңнәренә казларны аскан әби сурәтләнгән. «Казларын ясавы бик катлаулы булды, ә әбинең йөзен ике атна тирәсе әвәләдем, татарлык чагылсын, ихлас та булсын дип тырыштым», – ди Винера Абдуллина. Һәр образны күңеле аша уздыра. Әнә скакалка сикерүче кызны сурәтләү өчен башта махсус үзе сикереп караган. «Һәр мускулның хәрәкәтен тоеп кына шул кызны сурәтли алдым», – ди.

Күңеленә ял бирә торган, иң яраткан шөгыле – шәмаилләр ясау. Гарәпчә язарга өйрәнүе үзенә бер тарих. «Сигезенче сыйныфта укыганда, әби белән мәчеткә йөри идек. Гарәпчә язылган язулар гел кызыксыну уята иде, аларны укырга өйрәнергә хыялландым. Берсендә мулла ике атнага гына гарәп язуына өйрәтә торган китап биреп торды. Мин бар эшемне ташлап, имтихан бирәсемне дә онытып, гарәп язуын өйрәнә башладым. Имтиханны тапшыра алмасам да, гарәпчә язарга, укырга өйрәндем», – дип көлә Винера.

Тиздән ул шәмаилләрнең яңа сериясен ясарга уйлый. Язучы Фәридә Нәҗмиева, күренекле шәхесләрнең фикерләрен туплап, китап бас­тырыр­га җыена икән. Иллюстрация буларак Винера Абдуллинаның шәмаил рәсемнәре кулланылачак.
Танылган скульпторның һәйкәлләре Санкт-Петербург, Казаннан тыш Дагыстан, Франция, Казахстанда да урын алган.

Тиздән Минтимер Шәймиев бюс­тын да өлгертергә җыена. Без гипс­тан ясалган сынның берничә вариантын күрергә өлгердек инде. Күргәзмәләренең берсендә ул аны тамашачыга тәкъдим итәчәк.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*