enrutat
Баш бит / Сочида татар дискотекалары уздырылачак
Сочида татар дискотекалары уздырылачак

Сочида татар дискотекалары уздырылачак

Сочида ай саен татар дискотекалары үткәрү ниятләнә. Беренчесе 30 ноябрь көнне узачак.

Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, дискотекаларда милли тәм-томнар белән чәй табыны корылачак. Шулай ук анда җыелучыларга сәләтләрен күрсәтеп туган телдә җырлау, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге була. Кунаклар өчен «тере» музыка яңгыраячак. Бу чараның төп максаты — туган телләренә һәм милли мәдәниятләренә мәхәббәт берләштергән кешеләрне үзара аралаштыру.

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*