tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сөембикә – азатлык символы
Сөембикә – азатлык символы

Сөембикә – азатлык символы

Бүген башкалада Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан чаралар узды. Көннең беренче яртысында галимнәр, иҗат кешеләре, язучылар катнашында конференция оештырылды. Анда Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумына килгән Россия төбәкләрендә һәм чит илдә гомер итүче милләттәшләребез дә катнашты. Алар Сөембикәнең исемен мәңгеләштерү, архив материалларын барлау, ханбикәгә һәйкәл кую хакында фикер алышты.

Кичен Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Сөембикә хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Биредә Ханбикәгә багышланган шигырьләрне Камал һәм Тинчурин театрлары артистлары укыды. “Казан” бию ансамбле, Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге коллектив, “Мирас” ансамбле чыгышлары тәкъдим ителде.

Сәхнәгә Сөембикә образында Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Мәдинә Гайнуллина чыкты. Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова Сөембикә исемен мәңгеләштерү өчен урам исеме, һәйкәл, парк булдыру да кирәк дип саный. Сүрия Усманова аның фикерен куәтләп, ханбикәбезнең данын күтәрү өчен хәрәкәт оештыру мәсьәләсен күтәрә. Бу юнәлештә актив ханымнарыбыз инде эш алып бара.

Җырчы Гөлзәда Сафиуллина Сөембикә турындагы бәетләрне дәреслекләргә кертергә, аның фаҗигале язмышы белән балаларны да таныштырырга кирәк, дип ассызыклый. Кичәне Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы делегатлары да карады. Кичә башланыр алдыннан филармония фойесында Сөембикәгә багышланган картиналар күргәзмәсе дә эшләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*